МӘЧЕТЛӘР ТАРИХЫН БАРЛАП: Без яшәгән төбәкләрдә ишетелә азан тавышы!
Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары була.
Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары була. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә аның моңлы азан тавышларын янгыраткан мәчете авылның бернәрсә белән чагыштырып булмый торган иң изге, бөек урыны. Алардан иман, нур бөркелә. Азан кешеләрне, авыл халкын Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Азан тавышы кешедә матур тойгылар тәрбияли. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә, аңа кушыла, догасын кылып намазга баса, күңелендә рухи байлык туплый. Ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кыла.
13 декабрь көнне мәдәният йортыныж кече залында булып узган “Без яшәгән төбәкләрдә ишетелә азан тавышы” исеме астында булып узган чараны нәкъ шушы сүзләр белән башлап җибәрде үзәк китапханә хезмәткәре Фәндия Гайнанова. Р. Мусинның М.Мирза сүзләренә, И.Хабибуллинның көенә язылган “Яшәү сере” җырын башкаруы бу кичәгә безне алып кереп китте.
Чыгышы белән Пучы авылыннан булган Имамова Римма(Әминә) Заһидулла кызы Актаныш халкына гомерен укыту эшенә, балалар тәрбияләүгә багышланган шәхес буларак билгеле. Иманлы гаиләдә тәрбияләнгәнгә күрә Римма әдәп, әхлак, итагатьле булуы белән күпләргә үрнәк.Күңел чисталыгы, рухи байлыгы бихисап булуы лаеклы ялга чыккач та аңа районыбыз авылларының тарихы, аның үткәне, бүгенгесе, ә иң мөһиме аның мәчетләре борчый. Лаеклы ялга чыккан соң ул архив материалларын өйрәнеп, җирлекләрдәге өлкән кешеләрдән мәгълуматлар туплап, китап язу эшенә алына. Әлбәттә башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә.
Эшенең нәтиҗэсе буларак яңа табадан төшкән “Ачы язмышлар” китабын тәкъдир итү чарасына җыелдык. Чарада автор ”Авыллар тарихы, мәчетләр тарихына багышланган “Ачы язмышлар” китабы минем икенче китабым.Аның беренчесе Актаныш районы георграфиясенә багышланган иде”-, дип башлады сүзен . ”Ә бу китабымны язуга этәргеч булып “Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыганда минем диплом эшем авыл тарихы, аның мәчетләре язмышы турында иде. Шушы диплом эше бу китапны язарга сәбәп булды” дип дәвам итте тирән эчтәлекле чыгышында.
Китапны чыгаруда матераиаль ярдәм күрсәткән район башлыгы Э.Н.Фаттаховка рәхмәт хисләрен җиткерде. Чарада шулай ук мөслимәләр берлеге рәисе З.Закирова үз чыгышында “Әле күптән түгел генә Изге Болгар җирендә мөгәллим һәм мөгәллимәләрнең форумы булды. Форумда авыл мәчетләре тарихын язып барырыга басым ясалды. Ә без республикада беренчеләрдән булып мәчет тарихлары турында китабыбыз барлыгына горурланып утырдык. Чарада катнашучыларга һәр авылның мәчет тарихын язырга кирәклеген, буыннардан - буыннарга тарих булып калачагын асссызыклады. “
Чарада “Җанны һәрчак пакьлап торыйк, Изге аятькә манып!..” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.Шушы күргәзмәгә һәм “Ачы язмышлар” китабына вилдеоролик тәкъдим ителде.
Тирән мәгънәгә ия булган бу тәрбияви чара мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Китапханә директоры Л.Шәмсунова чарада катнашучыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Мондый чараларның халыкны китапханәгә тарту, шундый темадагы китапларга мәхәббәт уяту максатыннан уздырылганын әйтеп узды, киләчәктә дә яңа авторлар белән очрашуларга чакырып калды.
Без тамашачылар оештыручыларга рәхмәт әйтеп, күргәзмәдәге китапларны өйләребезгә алып, җылы хисләр белән таралыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев