Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Мең язмыштан бер язмыш күңелдә кала, тормыш фактлары әдәби вакыйгага әйләнә”

Матурлык - дөньяны коткара, дибез. Күңелләребездәге матурлык, бердәм хезмәт белән тудырган матурлык... Ә аның гасырлар дәвамында сакланып килгән матур үрнәкләре белән әдәби китаплар аша танышабыз - укыйбыз, өйрәнәбез, үзебезне, балаларыбызны тәрбиялибез. Аралар якынайды, тормыш сукмаклары очраштырды 10 сентябрь көнне район мәдәният йортының кече залында рухи хәзинәләребезне барлап, саклап яшәүче, һәрвакыт...

Матурлык - дөньяны коткара, дибез. Күңелләребездәге матурлык, бердәм хезмәт белән тудырган матурлык... Ә аның гасырлар дәвамында сакланып килгән матур үрнәкләре белән әдәби китаплар аша танышабыз - укыйбыз, өйрәнәбез, үзебезне, балаларыбызны тәрбиялибез.

Аралар якынайды, тормыш сукмаклары очраштырды

10 сентябрь көнне район мәдәният йортының кече залында рухи хәзинәләребезне барлап, саклап яшәүче, һәрвакыт һәркайсыбызны ачык йөз белән җылы итеп кабул итүче китапханәчеләребез очрашты. -Безнең өчен бик кадерле бүләк булды бүгенге кичә. Авылларда китапханә эшчәнлеген тагын да җанлырак, кызыклырак итүдә; әдәби кичәләр үткәргәндә тормыш мизгелләрен, тарихи истәлекләрне теркәп куюда бай мәгълүмат алдык, эшләү-аралашу алымы да безнең өчен дәрес булды, - диде очрашуга килгән китапханәчеләр.

Чаллыдан кайткан якташыбыз, Күҗәкә кызы шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, Мөслим районы Әмәкәй авылы егете, Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафин белән аралашудан алган тәэсирләре иде ул аларның.

-Китапханә - мәгълүмат үзәге. Иҗат итү, очрашу урыны да. Бүген аралашу вакытында бик күп яңа мәгълүматлар алдык - кызыклы да, гыйбрәтле дә алар. Авыл халкы белән дә шундый очрашулар үткәрсәк ничек яхшы булыр иде, дип, үзара фикерләштек тә. Шушындый кичәләрне күркәм гадәткә керткән җитәкчебез Энҗе Муллануровнага рәхмәтлебез, - диде, Киров авыл китапханәсе мөдире Энҗе Сибгатуллина.

Пучы мәдәният йорты китапханәчесе Гөлнара Загртдинова очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып, газетабыз өчен материал әзерләде. Аны язмамда аерым бер исем белән урнаштырам - "Күңелләребезне яулый якташыбыз".

Актаныш авыл җирлекара үзәк китапханә директоры Энҗе Мәүлетова үзе бу хакта:

-Китапханәче аша язучының китабы халыкка барып җитә. Шуңа язучылар белән очрашуларны матур гадәткә керттек. Килгән кунакларыбыз тормыш, иҗат юллары, китапларында, мәгълүмат чараларында яктыртылмаган истәлекләре, эш кухнясы белән таныштыралар. Үзегез күрдегез: бүгенгесе дә бик гади дә, бик гали дә эчкерсез сөйләшү булды. Халык белән эшләүдә дә, укучылар белән элемтәне ныгытуда да без шуңа омтылабыз. Алдагы очрашу шулай ук китаплары бик тиз таушалып бетә торган язучы Зифа Кадырова белән, - диде ул.

Безнең һәркайсыбыз, нинди генә өлкәдә эшләсәк тә, иҗат итәбез - һөнәребез аша үз сүзебезне әйтәбез. Ирешкән уңышларыбыз, хезмәт дәрәҗәләребез безгә җаваплылык өсти. Язучының җаваплылыгы хакында да, хөрмәтле укучым, сиңа әйтер сүзебез бар, чөнки һәркайсыбыз өчен дә актуаль ул.

Күңелләребезне яулый якташыбыз

Давыллардан халкын яклар өчен,

Кулга каләм тоткан.

Шагыйрь йөрәгендә мизгел саен

Тетрәп тора вулкан.

Язмышына илнең борчылганда

Өши кайнар каны.

Ак каләме язган шигырьләрдә

Яши шагыйрь җаны.

( "Шагыйрь җаны", Әлфия Ситдыйкова)

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) 1957 елның 14 августында Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. Беренче шигырьләрен мәктәп елларында яза башлый. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1975 - 1978 елларда ул КамАЗ двигательләр заводында, 1996 - 2000 елларда Яр Чаллы шәһәрендә сатучы булып эшли. Аннан соң хезмәт юлын "Чаллы-ТВ" шәһәр телерадио компаниясенең "Күңел" радиосында дәвам итә: музыкаль мөхәррир һәм корреспондент вазифаларын башкара. 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның "Йөрәгемә яфрак сыена" (2003), "Җанда кабынган учак" (2004), "Назга сусау" (2006), "Хисләрем канаты - Күҗәкә" (2006), "Утлы җимеш" (2011), "Тансык бәхет" (2012) һ.б. китаплары дөнья күрә. Күптән түгел генә аның Мәдәният министрлыгы белән берлектә эшләнгән яңа китабы басылып чыкты. Аннан тыш, Әлфия Ситдыйкова рус телендә нәшер ителүче "Көмеш кыңгырау" газетасын тәрҗемә итә.

Факил Сафин 1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итә. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мөслим районы мәктәпләрендә укытучы, директор булып эшли. 1984 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. Автомобильләр җыю заводында мастер, "Таң йолдызы" газетасы баш мөхәррире урынбасары, "Аргамак" журналында сәркатип, "Фән һәм мәктәп" , "Мәйдан" журналларының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли. Бугенге көндә ул балалар һәм яшүсмерләр өчен нәшер ителүче "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире. Аның "Ак канатлы йолдызлар", "Ләлә белән Арслан" китапларын нәниләр яратып укыйлар.

Әдәби кичә Актаныш үзәк китапханәсе директоры Энҗе Мулланур кызы чыгышы белән башланып китте, ул Ә. Ситдыйкованың иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды.

Туган җирем - чып-чын татар иле,

Исеменә аклык кушылган.

Актаныштай иркен күңелемә

Ак чишмәләр койган шушыннан...

Туган җирдән аерылган мәлдән

Күңелемдә яши ак сагыш.

Ак күңелле якташларны сагынып

Кайтам сиңа, кайтам, Актаныш.

( "Ак чишмәле илем")

Өзек "Утлы җимеш" җыентыгыннан алынган. Бу китапка Әлфия Ситдыйкованың туган җиргә мәхәббәт, ил язмышы, яшәү мәгънәсе турында уйланулардан торган шигырьләре туплап бирелә.

"Тансык бәхет" җыентыгындагы шигырьләрдә яшәүгә, иреккә, мәхәббәткә сусаган җанның моң тулы карашы чагыла:

Сагышларым җанга гына сыймый,

Төсен җуйды кигән күлмәгем.

Сулып килгән чакта сөю гөлем,

Су сибәргә нигә килмәдең?!

("Сөләйман балдагы").

Кичәне дәвам итеп, Актанышның "Ромашка" балалар бакчасы нәниләре Әлфия Ситдыйкованың мәктәп елларында һәм балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Килгән һәр балага үзенең китапларын бүләк итте шагыйрә. Аның "Серле дөнья", "Сабантуй балкышы" җыентыклары нәкъ менә кече яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен нәшер ителгән. Туган авылы Куҗәкә авыл китапханәсенә дә, Актаныш үзәк китапханәсенә дә китапларын тапшырды ул.

Иҗатташы, киңәшчесе һәм якын дусты Факил Сафин: "Әлфия - тырыш ул, үз сүзендә тора белә торган, актив хатын-кыз. Бөек ана - шагыйрь тудырган ана. Үзе турында бер вакытта да сөйләми, якташлары, туган авылы, халкы турында сөйли. Һәр җиргә китапларын төяп китә, милләтенең рухиятен тулыландырып йөри. Мәхәббәт өлкәсендә Әлфия кебек оста язучы юк, бар шигырьләре ачык, тирән һәм дулкынландыргыч", - диде. Чынлап та, Әлфия апада әдәби энергия бар, аңа шигърият җиңел бирелгән. Ул шуның белән яши һәм иҗат итә.

Факил Сафин күпләребезгә Факил Әмәк псевдонимы белән таныш. Татарның күренекле прозаигы, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, советтан соңгы дәвердә татар милли матбугатын оештыручыларның берсе ул. Аның да яңа басылып чыккан китабы - 155 җыр тупланган "Җыр - гомер ул" җыентыгы. Актанышыбызның шагыйрәсе Альбина Авзалова шигырьләренә көй язылып, шушы җыентыкка тупланган. Факил Сафин зурлар өчен романнар, повестьлар, хикәяләр, балладалар һәм поэмалар да иҗат итә. Аның көтеп алган "Гөлҗиһан" повесте дөнья күрде. Тетрәндергеч язмыш сурәтләнгән бу әсәре күпләрне таң калдыргандыр дип уйлыйм.

Кичәнең кульминацион өлеше - "Һәркемнең үз каләме" исеме астында китап күргәзмәсе иде. Һәр килгән кешегә кунакларыбызның иҗат иткән әсәрләре белән танышып чыгарга мөмкинлек булды.

Әйтәсем килә, актанышлылар яңадан-яңа үрләр яулыйлар. Нур Баян, Гамил Афзал кебек бөек иҗатчыларның юлын дәвам итүчеләр бар безнең арада.

Каләмемне тел сакчысы иттем,

Телем кирәк бүген кешеләргә.

Тел бетмәсә, ил бетмәвен беләм,

Шигьри сүзем - җаны өшегәнгә.

(Әлфия Ситдыйкова)

Язучы алдындагы җаваплылык

Факил Сафин исеме дә, Әлфия Ситдыйкова исеме дә әдәбиятта да, халык арасында да билгеле, куйган хезмәтләре аша да, иҗатлары аша да танулы һәм хөрмәтле. Очрашуда да аларның инде бүгенге тормыш тәҗрибәләре аша үз алларына куйган максатлары, бу юнәлештәге эшчәнлекләре ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.

-"Гөлҗиһан" романындагы төп геройның прототибы бармы? - дип кызыксындылар Ф.Сафиннан, шуңа бәйләп ул күңелендәге күп хәтирәләрне яңартты.

-Мөслим районы Октябрь авылында яшәүче гади генә бер апа иде ул, - дип, язучы үз тормышына да бәйле гыйбрәтле вакыйгаларны да сөйләде. - Авыл - бер яктан гади, икенче яктан, кешеләр бер-берсенә карата аяусыз, кырыс. Ул апа да ятим көе бала үстергән. Улы авыру. Шул малайны рәңҗетүләре күңелемә тия иде. Мәктәп директоры булгач, ел саен шуларга ярдәм йөзеннән ике машина ныклы утын китерә идем. Шуның өчен мине районга чакыртып сүгәләр, нигә ярдәм итәсең, дип. Кем ярдәм итәргә тиеш соң аларга?дим. Шулай бервакыт, егет янына бер хатын килеп керде, балалары тугач, аны калдырып юкка чыкты. Ул бала үсте, аны Түбән Камадагы физкультура техникумына укырга кертеп тә йөрдем әле. Тормышта фаҗигалерәк тагын да. Тормыштагы авырлыкларны сез көн саен күреп торасыз. Ә без тормыш фактын әдәби вакыйгага әйләндерәбез. Идеясын, сәнгатьчә эшләнешен булдырабыз. Нинди генә язмышлар юк, ләкин шуларның меңләгән берсе генә күңелгә кереп кала. "Саташып аткан таң" романы нигезендә дә бер абзый тарихы ята. 10 ел буена мәгълүматлар бер-берсенә өстәлеп барды. Әхмәтсафа Дәүләтьяров турында. Тормыш иптәше Рабига Сарымсакова, атаклы режиссер Ширияздан Сарымсаковның апасы. Рабига ханым турында романда тулы мәгълүматлар бирелмәгән иде. Роман басылып чыкканнан соң, куркынычсызлык хезмәте вәкилләре белән дә аралашырга туры килде. Чөнки татар әдәбиятында әлеге китапта беренче тапкыр сак хезмәтенең эш механизмы яктыртылган иде. Шул вакыйгаларның дәвамы булып "Шәүлә" романы туды. Шул рәвешле кешеләр язмышы өчен җаваплылык та аласың, кайгыртып та яшисең.

Әлфия ханым: "Яшәү максатым да, иҗат максатым да туган авылны, аның кешеләрен зурлап яшәү", - диде. Күҗәкә авылының хөрмәтле кешеләре Кәшфетдин абый белән Мәкъмүнә апа язмышын мисалга китерде ул.

"Алты балага Чирү авылыннан үги әни булып килде безнең авылга Мәкъмүнә апа. Янәшә күршедә яшәделәр. Кәшфетдин абый үлеп киткәннән соң, җиде бала белән калды. Ана кеше шуларның һәммәсен аякка бастырып, бүген шуларның хәер-хөрмәтендә яши. Язучы булып таныласың икән, иңеңә җаваплылык та өстәлә. Аларны бөтен республикага танытуны үземнең вазифам итеп санадым. "Күңел" радиосында эшләгән вакыт. Авылга кайтып, аның турында тапшыру әзерләп, әниләр көненә чыгардык. Бик күп кайтавазлар, шалтыратулар булды. Безнең төбәктә генә түгел, башка җирләрдә дә белсеннәр, дип, "Татарстан" радиосына бардым. Тапшыруны тулыландырып эшләдек. "Пар канатлар" тапшыруын алып баручы журналист Рәзин Нуруллин белән авылга кайттык. Мәкъмүнә апа белән үзе дә очрашып сөйләште. АНА кешене Пар канатлар - Гаилә бәйрәменә Казан шәһәренә алып бардык. Камал театрында артистлар алар гаиләсеннән эпизодларны чагылдырды. Балалар булып уйнадылар, ана образын истәлек-кичерешләр аша ачтылар. Шул тантанада Мәкъмүнә апаны республика югарылыгында зурладылар. Авылыма булган бурычның кечкенә генә микъдары шул көнне үтәлде дип кабул иттем. Кая гына барсам да, "Авыл җаны - Күҗәкә горурлыгы" китабын алып барам. Рәхмәт Рәскать Хәйретдиновка, бергәләп эшләдек китапны. Ул вакытта мин тарихи архивлар белән эшләгән кеше түгел идем. Архивлардан мәгълүматларны ул туплады. Шәхсән үзем, өстәмә материаллар, шигырьләр белән тулыландыру эшен башкардым. Китап бөтен Россия буйлап тарала бүген, кайтавазлар килә. Һәр җирдә, иң зур бүләк итеп Күҗәкәмне алып килдем, дип бүләк итәм. Якташларыбызның сөенечтән күзләре дымлана, үзләре дә кушылып истәлекләрен яңарталар. Һәр мизгелнең кадерен белик. Без дә иртәгә тарих булып калачакбыз!"

Әлфия Ситдыйкова киләчәккә ниятләре белән дә уртаклашты. Җәберләнеп, "халык дошманы" кара тамгасы салынып, авылдан чыгып китеп читтә яшәргә мәҗбүр булган гаилә тарихын сөйләде ул. Киңәшләшеп эшләргә иҗатташ дусларым, якташларым бар. Факил Сафин тарихи документлар нигезендә романнар язган язучы, тарихи романнар язу остасы - якташыбыз Вахит Имамов быел Тукай премиясенә лаек булды. Сораулар булганда ул да һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итә, диде ул.

ул.ки һәркайсыбыз өчен дә актуалзебез бар. лылык өсти. Язучының җаваплылыгы хакында , - диде ул.н алган тәэсирләре иде ул алар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев