Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Медиахолдингның 13 еллыгына «Татмедиа» турында 13 факт

Россиянең иң зур региональ медиакомпаниясе - «ТАТМЕДИА» АҖгә 13ел тулды. Холдинг 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырыла. “Татар-информ " акционерлык җәмгыятенең 13 иң мөһим фактын – казанышларын бастырып чыгара.

1нче факт 

«Татмедиа» составында 70 филиал бар. Бу-республика, шәһәр һәм район басма ММЧ редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс»полиграфия-нәшрият комплексы.

Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 интернет-сайт, «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы керә. Телерадиотапшырулар республиканың ике дәүләт телендә алып барыла. Газеталар татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә басыла.

 

2нче факт

«Татмедиа» массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында көн саен 3 меңнән артык уникаль материал чыга, ә социаль челтәрләрдә 3,2 мең – 5,5 мең пост урнаштырыла.
Холдинг сайтларына керүчеләрнең уникаль саны агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында 108,3 млн кеше тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 58,4% ка күбрәк.
2020 елның сентябренә «Татмедиа» ширкәтләрендә 2,2 млн кеше язылган. Бу узган ел күрсәткеченнән 16,5% ка артыграк. Бер ел эчендә аудиториянең акционерлык җәмгыяте берләшмәләрендә җәлеп ителүе уртача 15,4% ка артты.

 

3нче факт

Татарстанлылар «ТАТМЕДИА» АҖ бренды астында нәшер ителгән газета һәм журналларны бөтен Татарстан буенча 451 сәүдә ноктасында сатып ала алалар. «Төп социаль бурыч-безнең газета-журналларны республика халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы итү. Без һәр кешенең үзен кызыксындырган басма продукция сатып алуын телибез. Совет чорында Казанда газета киосклары күп булган, әмма аларның саны вакытлар узу белән кимегән. Безнең басмаларга махсус урын табарга дигән карар кабул ителде. Мондый урыннар Татарстан халкына безнең басмаларны махсус билгеләнгән мәйданнарда тиз табарга мөмкинлек бирә«, - дип билгеләп үтте» ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

4нче факт
Бу елның җәендә Татпотребсоюз идарәсе белән Татарстанның автолавкаларында һәм авыл кибетләрендә «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларын сату турында килешүгә ирешелде. Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Тәтеш районнарына холдингның район филиаллары аша газета-журналлар китерелә.
Кулланучылар кооперациясе системасында барлыгы 83 автолавка исәпләнә. Моннан тыш, «ТАТМЕДИА» АҖ филиаллары район редакцияләрендә, сәүдә нокталарында һәм кибетләрендә газеталарны уңышлы сата.

5нче факт

«ТАТМЕДИА» АҖ газета киосклары хуҗалары белән үз вакытлы басмаларын өстенлекле урнаштыру турында килешүләр төзеде. Хәзер татар матбугаты иң күренекле витриналарга куелган. Килешү өч төп компания — вакытлы матбугат киосклары хуҗалары — «Агентство торги» ҖЧҖ, «Мир пресса Казан» ҖЧҖ (киоски DAILY) һәм ИП Мельников белән төзелгән. Шулай итеп, «Татмедиа» басмалары хәзер Казанның 101 киоскында, шулай ук Яшел Үзәндә сатыла

 

6нчы факт

Казанда быел беренче тапкыр «Татмедиа» вендинг автоматлары урнаштырылды. Алар 11 объектта урнаштырылган. Аерым алганда, «Татмедиа», РКХ, ветераннар госпиталендә, шулай ук алты метро станциясендә — «Тукай мәйданы», «Дубравная», «Кәҗә бистәсе», «Сукно бистәсе», «Җиңү Проспекты» һәм «Төньяк вокзал»метро станцияләрендә 10 аппарат эшли. Агымдагы елның апрелендә «Татмедиа» вендинг аппаратын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җентекләп күрсәттеләр.

 

7нче факт

«ТАТМЕДИА» АҖ Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында подписканы киметүдән котылып кала алды. 2020 елның икенче яртыеллыгына газета һәм журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил итте - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 94,2%.
Шул ук вакытта пандемия шартларында кайбер басмалар кимүдән котылырга гына түгел, ә тиражларын да үстерә алдылар. Мәсәлән, «Нижнекамская правда» ның тиражы 28,5% ка, «Шәһри Казан» ның — 11% ка, «Туган як» ның — 18,8% ка һәм «Теләче»нең 7,6% ка арткан. Моннан тыш, «Казанские ведомости» газетасының тиражы - 1,9% ка, ә «Казан утлары»журналының 2,4% ка артты.
2019 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда басма тиражларны "Чаян «журналы — 8,7% ка, “Казан” журналы — 2,7% ка, “Безнең мирас” 2,7% ка арттырган. «Татарстан» журналы тиражларын элеккеге дәрәҗәдә саклап калган.

 

8нче факт

Апрель аенда «Татмедиа» холдингының социаль челтәрләрендәге массакүләм мәгълүмат чараларына язылучыларның гомуми саны 2 млн.га җиткән, аларның 50% ы - татар телле төркемнәр әбүнәчеләре.
Холдинг Facebook Instagram, Telegram, Facebook, Twitter, TikTok, WhatsApp кебек популяр социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм видеохостингларда холдингның 70 филиалы да бар, алар арасында: «ВКонтакте», «Одноклассники», Instagram, Telegram, Facebook, Twitter, TikTok, WhatsApp. Компания берләшмәләренең гомуми саны 300 биттән артык, мессенджерларда 50 канал, 100 YouTube-канал тәшкил итә.
Агымдагы елның 7 маенда ачылган холдинг радиостанцияләренең берсе – «Китап» кушымтасын AppStore һәм Google Playда 10 меңнән артык тапкыр күчереп алганнар.

 

9нчы факт

Telegram – «Татмедиа» каналы - холдингның иң эре телеграм-каналы. Аңа 9,2 меңнән артык кеше язылган. Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылды.
Көн саен биредә Татарстанның 30га якын төп яңалыгы һәм дөньяның иң зур вакыйгалары турында хәбәрләр чыга. Канал фото һәм видео бастыра.
Агымдагы елның язында Telegram - «Татмедиа» каналы абунәчеләр саны буенча Татарстанның башка гаммәви мәгълүмат чаралары каналларын узып киткән.

10 факт

Быел «Татмедиа» да «Ялкын», «Салават күпере» һәм «Сабантуй»журналларының балалар медиабораториясе ачылды. Медиабораториядә балалар һәм яшүсмерләр татар телендә уникаль контент авторлары һәм оештыручылары булып торалар, үзләрен медиатармакның төрле юнәлешләрендә сыныйлар. Медиаборатория ярдәмендә журнал контентын балалар һәм яшьләр арасында популяр булган мәйданчыклар белән интеграцияләү бара: YouTube, TikTok һәм Instagram.

 

11нче факт

"Татмедиа" да Татарстанда иң зур фотобанк җыелган, анда узган гасыр уртасыннан алып безнең көннәргә кадәр республиканың иң әһәмиятле вакыйгаларының фотокадрлары саклана. Медиахолдинг даими рәвештә Татарстанның җәмәгать урыннарында тематик фотокүргәзмәләр оештыра

 

12нче факт

Быел медиатармак хезмәткәрләрен өзлексез укыту һәм квалификацияләрен күтәрү өчен «Татмедиа Медиашколабы» оештырылды. Бу ел башыннан "Татмедиа" Медиашколады район белгечләрен укыту буенча биш киң программа үткәрде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында медиаүзәк булдырылды, анда актуаль социаль-иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни вакыйгалар буенча елына 500 дән артык матбугат конференциясе оештырыла һәм уздырыла.

 

 

13нче факт

Сайт-яңалыклар агрегаты tatmedia.ru -LiveInternet сервисы мәгълүматлары буенча, Татарстанда иң күп йөри торган портал. Берничә ай дәвамында холдинг республиканың барлык сайтлары арасында айлык рейтингта беренче урынны тота. Аена уникаль килүчеләрнең уртача күрсәткече Татарстаннан 700 мең кеше тәшкил итә. Моннан тыш, агрегат LiveInternet версиясе буенча илнең иң күп йөри торган 60 сайтына керә – кулланучыларга ай саен 4,2 млн кеше йөри.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев