Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Медицина хезмәткәрләре хаклы хөрмәтләнде (+ФОТОЛАР)

Үз тормышларын намуслы һәм мактаулы эшкә - кеше сәламәтлеген һәм гомерен кайгыртуга багышлаган медицина хезмәткәрләре бүген район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырылып хөрмәтләнде. Район башлыгы Фаил Камаев аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Татар Суксуы табиблык амбулаториясе өлкән шәфкать туташы Фәнзилә Сираева - РФ сәламәтлек саклау Министрлыгы Мактау...

Үз тормышларын намуслы һәм мактаулы эшкә - кеше сәламәтлеген һәм гомерен кайгыртуга багышлаган медицина хезмәткәрләре бүген район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырылып хөрмәтләнде. Район башлыгы Фаил Камаев аларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Татар Суксуы табиблык амбулаториясе өлкән шәфкать туташы Фәнзилә Сираева - РФ сәламәтлек саклау Министрлыгы Мактау грамотасы, Актаныш шифаханәсе инфекция кабинеты шәфкать туташы Гөлназ Миршәрипова, хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Мәфрүзә Фәрхетдинова, функциональ диагностика кабинеты шәфкать туташы Лениза Шарапова - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы, функциональ диагностика табибы Регина Латыпова, анестезиология бүлеге шәфкать туташы Динария Гәрәева, терапия бүлеге шәфкать туташы Гүзәлия Галиева, хуҗалык бүлеге җитәкчесе Идрис Корбанов Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнделәр.
Бәйрәм чарасы җыр-моң белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев