Актаныш

Медицина тикшерүен үткәрү һөнәри авыруларны кисәтү һәм аларны булдырмый калу өчен уңай эш шартлары тудыруны таләп итә.

Һөнәри авыру – билгеле бер һөнәрнең яки производство да эш барышында узенә генә хас булган зыянлы факторларның организмга бик озак еллар буе системалы рәвештә тәэсир итүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыру.

Һөнәри авыруларның списогы һәм төре Рәсәй хөкүмәте тарафыннан раслана, ләкин бүгенге көндә бу список бик аз төрне генә үз эченә ала. Шуңа күрә дә авыруны профессиональ икәнен раслау бик авырга туры килә.

Әгәр кеше бик озак еллар эшләү дәверендә үз һөнәренең зыянлы шартларының тәэсире нәтиҗәсендә авыру билгеләре ачыкланып авырый башлый икән, ул яшәү урыны буенча махсус табиб комиссиясе үтәргә тиеш. Табиб дәвалану эпикризында авыруның эшләү вакытында алган профессиональ авыру нәтиҗәсендә килеп чыгуын дәилләп амбулатор картага бәяләмә язарга тиеш.Табиб эш шартлары буенча кешегә булган нагрузканы, зыянлы факторның организмга тәэсиренә аеруча ихтибар итәргә тиеш. Профессиональ авыру ачыкланган кеше махсус дәвалау клиникасына дәвалау курсы үтәргә тиеш була. Табибка авыру үзенең эше вакытында нинди зыянлы эш шартларында эшләвен әйтергә тиеш.Чөнки табибка авыруны һөнәргә бәйле икәнен раслау шарт.

Статистика нәтиҗәләре буенча расланган һөнәри авырулар арасында өске сулыш органнары авырулары, терәк-хәрәкәт аппараты, буыннар авыртуы, саңграулык еш күзәтелә.

Сонгы елларда хатын-кызлар арасында 50-60 яш үзенчәлегендә авырулар ешрак теркәлә. Шулай ук машина төзелешендә, кою цехларында, агач эшкәртү һәм мебель эшләү цехында эшләүче ир-атлар арасында, авыл хуҗалыгында, терлекчеләр арасында зыянлы факторларның дәвамлы тәэсир итүеннән авыру профессиональ авыруга әйләнуе еш күзәтелә. Чөнки эш барышында эш урынындагы һавага бензол, бензопирен, минераль майлар, асбест, агач тузаны формальдегид, хром, никель кебек кеше организмы өчен бик зыянлы булган матдәләр бүленеп чыга.Кеше бу концероген матдәләр белән озак еллар контактта булуы нәтиҗәсендә онкологик авырулар бик еш теркәлә. Әйтик компьютер артында көннәр буе утыручы эшчеләргә электро магнит кырлар тәэсир итә. Әгәрдә ул бүлмәдә компьютердан заземление үткәрелмәсә 2-9 га тапкыр ЭМП ның артып китүе күзәтелә. Шуна күрә дә эш урыннарында заземлениенң булуын тәэмин иту шарт. Базарда ачык салкын һавада сату итүче хатын-кызлар арасында авыруларның күбәюе күзәтелә. Кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнуче шәхси эшмәкәрдә ялланып эшләучеләрнең медицина күзәтуе утмичә эшләүләре нәтиҗәсендә хроник авыруларның көчәюе, һөнәри авыруга китерүе ачык мисал. Шулай ук эш бирүче эш барышында зыянлы бүленеп чыгучы матдәләрнең барлыгына лаборатор инструменталь күзәтү үткәрмәве һәм кешегә уңайлы эш шартлары тудыру буенча махсус чаралар: җилләтү җайланмаларын куеп, җылытылган киенү- чишенү урыннарын булдырып, тиешле яктылык белән тәэмин итү, тавышны һәм вибрацияне киметү чараларын күрүне оештыру кешегә уңай нәтиҗәләр бирер иде.

Безгә дәүләт санитария хезмәтенә урындагы дәвалау учреңдениесеннән яки проффесиональ үзәктән башта предварительный диагноз белән извещение керә, без эшли башлаган вакыттан ук аның проф маршрутын анализлыйбыз, кирәк очракта махсус лаборатор контроль үткәрәне таләп итәбез. Санитар-гигиеник характеристиканы тутырып махсус табиб комиссиясенә тапшыруын тәэмин итәбез.Махсус дәвалау курсы үткәннән соң авыруга азакы диагноз куела һәм безгә җибәрелә. Эш бирүче махсус комиссияне төзеп, ачыклау үткәрә. Комиссия составында санитар табиб, профпатолог, профком рәисе, соцстрахтан махсус кеше була. Һөнәри авыруны ачыклау акты төзелә, карта учета тутырылып социаль страховкалау учреждениесенә җибәрелә.

2012нче елдан бирле Сәламәтлек саклау министырлыгының 302нче Н приказы нигезендә эш бирүче үз эшчеләренең медицина күзәтүе үтүен тәэмин итеп килде. 2021елның 1 апреленнән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүләрен үткәрү турында яңа боерык үз көченә керәчәк. Документта медицина тикшерүләрен үткәрү өчен нигезләмә формалаштырылган. Беренчесе – эшкә алынучы затның сәламәтлеге торышына туры килү-килмәүне билгеләү, икенчесе-һөнәри авыруларны күзәтү һәм үз вакытында ачыклау максатыннан үткәрелә. Медицина тикшерүләрен оештыру буенча бурычлар эш бирүчеләргә йөкләнә.

Медицина тикшерүләрен эшчәнлекнең бу төренә рөхсәт алган теләсә кайсы оештыру-хокукый формадагы медицина оешмалары үткәрергә хокуклы. Шулай итеп, карауларны, шул исәптән күчмә мобиль бригадалар да үткәрергә мөмкин. Шул ук вакытта хезмәткәр мондый карау алдыннан медицина оешмасы урыны буенча диагностик тикшеренүләр узарга тиеш.

Әлеге боерыкта Медицина тикшерүен үткәрү тәртибе аерым язылган, аерым алганда, эшкә килүче зат тарафыннан медицина тикшерүенә нинди документлар тапшырылырга тиешлеге направлениедә (шул исәптән электрон рәвештә) күрсәтелергә тиеш. Эш бирүче зыянлы производстволарда эшләүче 21 яшькә кадәрге хезмәткәрләрнең медицина тикшерүләрен ел саен даими үтүен тәэмин итеп торырга тиеш. Моның өчен эш бирүче район хастахәнәсенә үзенең оешмасында эшләүчеләрнең списогын тапшырырга тиеш. Медицина күзәтүе үткәннән соң акт төзелә һәм зыянлы эш шартларында эшләүчегә эш шартларын яхшырту буенча чаралар күрүен тәэмин итү шарт. Медицина күзәтүе вакытында профессиональ авыруларның ачыкланмавы медосмотрның тиешенчә һәм сыйфатлы итеп үткәрелмәвен раслый.

Мин һәрбер эшләүче кешегә уңай эш шартларында сәламәт мохитта эшләп лаеклы ялга авыртуларсыз чыгып яшәүләрен теләр идем. Барыбыз да сәламәт булыйк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге Федераль хезмәтнең Яр Чаллы шәһәрендәге Актаныш районы буенча җитәкче урынбасары Хафизова Л.М.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: