Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МЕНӘ СИҢА МӘ: Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов яшьлеге белән очрашкан (+ФОТОЛАР)

Тагын төгәл ун елдан соң очрашырга сүз куешкан алар.

Шушы көннәрдә Минзәлә педучилищесының хезмәт бүлеген  1978 елда тәмамлаган чыгарылыш студентлары очрашкан.


1978 елда әлеге уку йортының  хезмәт бүлеген 25 студент тәмамлаган. 40 елдан соң шуларның унысыннан артыгын  яшьлек эзләре кабат Минзәлә шәһәренә алып килгән. Кызганыч, әлеге чыгарылыш төркеме 3-4 сабакташын инде мәңгелеккә югалткан. 

Актаныш, Зәй, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Камадан килеп, Минзәләдә мөгаллим һөнәрен үзләштерүчеләр   бу юлы да үзара аралашып, студент елларын искә төшерделәр, хатирәләрен барладылар. Алар өчен икенче әти-әниләре кебек кадерлегә әверелгән педагоглар -  И.Б.Уткин, Н.И.Тальдаева, Р.Х.Назмеев, Н.П.Петров, Р.В.Вячкилев, Ш.Р.Солтановларны аерым бер җылылык белән искә алдылар очрашуда катнашучылар. 


Хәзер инде ир уртасын узган  элеккеге студетларның һәммәсе  тормышта үз юлын тапкан. Бүген алар мәгариф, авыл хуҗалыгы тармакларында алыштыргысыз кадрлар, тәҗрибәле җитәкчеләр, гаиләдә – әтиләр, дәү әтиләр. 

Реклама

Актаныштан әлеге очрашуда  3 райондашыбыз катнашкан. Алар арасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та бар.  

-Билгеле, мондый очрашулар кирәк. Гомумән, сабакташлар белән очрашуыма һәрвакыт сөенеп кайтам. Минзәлә педучилищесын тәмамалауның 30 еллыгын да 4 “Е”группабыз белән билгеләп үткән идек, - дип, студент елларын хәтерендә яңартты җитәкче. 

Тагын төгәл ун елдан, бу юлы инде укуны тәмамлауның 50 еллыгына барырга дип саубуллашкан сабакташлар. Очрашулар насыйп була күрсен берүк! 

 

фоточыганак: vk.com/smi_menzela
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев