Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Менә сина мә: Татарстанда 6 яшьлек кызлары үлү сәбәпле баш табиб гаиләсен тикшерәләр

Татарстанда кискен тын юлы авыруыннан соң 6 яшьлек кыз бала үлгән. Шунысы игътибарга лаек: Розалинаның әтисе Ютазы районы Урыссу хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкара. Тикшерү органнары хәзер табибның гаиләсен тикшерә. Вафат булган кызның әти-әниләре медицина хезмәткәрләре: әтисе белгечлеге буенча балалар табибы, яңа туган балаларны реанимацияләү белән шөгыльләнә, әнисе - табиб-рентгенолог....

Татарстанда кискен тын юлы авыруыннан соң 6 яшьлек кыз бала үлгән. Шунысы игътибарга лаек: Розалинаның әтисе Ютазы районы Урыссу хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкара. Тикшерү органнары хәзер табибның гаиләсен тикшерә.
Вафат булган кызның әти-әниләре медицина хезмәткәрләре: әтисе белгечлеге буенча балалар табибы, яңа туган балаларны реанимацияләү белән шөгыльләнә, әнисе - табиб-рентгенолог. Кызларының берничә көн дәвамында тән температурасы югары булса да, алар аны хастаханәгә салуны кирәк тапмаган. Әти кеше сүзләренә караганда, баланы хастаханәгә салырлык авыру билгеләре булмаган.
Ә берничә көннән баланың хәле начарланган. Район үзәк хастаханәсендә тикшергәннәр. Шуннан соң да өйдә дәваларга булганнар. 5 апрельгә каршы төндә хәл кискенләшкән. Баланы район үзәк хастаханәсе реанимациясенә илтергә булалар. Ә иртәнге якта Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Көндезге сәгать 11ләрдә баланың гомере өзелә.
Баланың үлеменә китергән беренчел фаразлар арасында кискен тын юлы авыртуы һәм нейротоксикоз сәбәпләре атала. Соңгы нәтиҗә суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14535

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев