Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Меркельне бәдрәф кәгазе алганда күргәннәр

Германия канцлеры Ангела Меркель, чикләү чараларына төкереп, кибеткә киткән.

Берлин кибетләренең берсендә фрау канцлерны сатып алучылар күреп ала. Шул ук вакытта Алман сәясәтчесе хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәми, башкаларны өндәсә дә, үзендә битлек булмый.

Меркель арбасына шәраб шешәләре, бәдрәф кәгазе, банкалар һәм башка кирәкле товарлар белән тутырган була. Бу хакта РТL хәбәр итә. Бу кибеттә, басма мәгълүматлары буенча, фрау канцлер – еш кунак.

Искәртеп узабыз: элегрәк ул коронавирус пандемиясе фонында гражданнарны хәвефсезлек турында кисәтте һәм аңлы булырга – изоляциядә калырга һәм хакимият тарафыннан күрсәтелгән чараларны үтәргә чакырды.

Моннан тыш, Меркель шушы көннәрдә, Германиядә COVID-19 эпидемиясе кабынуы аркасында килеп чыккан авыр хәл якындагы атналарда тагын да катлауланачак, дип белдерде. Шул ук вакытта, ул немецлардан супермаркетлар киштәләрен бушатмауларын үтенде, коты алынган гражданнарның азык-төлек запасына омтылуын "теләктәшлек булмау" дип атады.

Реклама

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев