Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мерәс авылы хәбәрләре

Май ае язгы мәшәкатьләр белән күңелле, авыл җанланып китә. Мерәс авылы халкы быел 2014 елда башланган зират коймасын тотуны дәвам итте. Бригадир Фәндүс Гарипов көздән трактор ярдәмендә баганаларын кактырып куйган иде. Бердәм эш башланды. Икенче, өченче май көннәрендә зират буе гөрләп торды. Җиренә җиткереп эш башкарылды. Сүтелгән иске койманы Илһам...

Май ае язгы мәшәкатьләр белән күңелле, авыл җанланып китә. Мерәс авылы халкы быел 2014 елда башланган зират коймасын тотуны дәвам итте. Бригадир Фәндүс Гарипов көздән трактор ярдәмендә баганаларын кактырып куйган иде. Бердәм эш башланды.
Икенче, өченче май көннәрендә зират буе гөрләп торды. Җиренә җиткереп эш башкарылды. Сүтелгән иске койманы Илһам Ильясов үз тракторына төятеп түгә барды. Хатын-кызлар койма буйларын, керү-чыгу юлларын, йортның эчен, янын ялт итеп җыештырып куйдылар. Шулай итеп, авылдан һәм читтә яшәүче якташлардан туплаган акчага барысы 450 метр арада койма тотылды. 160 метр җирдә койма тотасы калды әле. Анысына авыл җирлегеннән ярдәм булыр дип ышанып калабыз.
Ихлас күңелдән, сыйфатлы итеп эшләделәр. Өлкәннәр дә читтә калмады. 80 яшьтә булуына карамастан, Мөхәммәтнур абый Мөхәммәтдинов йөгерә-йөгерә эшләп йөрде. Казаннан кайтып, Әлиф Имамов зур булышлык күрсәтте. Башка эшләүче тырыш егетләрне дә атап китәсе килә: Илшат Яппаров, Ворис Фәрдиев улы Булат белән, Рәдиф һәм Булат Солтановлар, Рузил Фәрдинов, Дилүс һәм Фәндүс Гариповлар, Гыйлмегаян Мифтахов, Нияз Гаязов, Илнур Солтанов, Айзат Гыйлфанов, Инсаф һәм Өлфәт Фәрдиевлар, Фидаил Баянов, Илдус Ильясов, Илһам Ильясов, Илдар һәм Рәфит Харисовлар, Рамил Кирамов, Флүр Госсамов, абыйсы Газинур өмәдә катнаша алмау сәбәпле, алдан алты мең акча биреп китте, Рабис Акмалов, Ришат Шәрипов, Радик Таһиров.
8 май көнне сугыш батырларына куелган һәйкәл янына сугыш чоры балалары җыйналды. Җиңү бәйрәме булса да, күбесе моңсу йөзле иде, чөнки ятим үскәннәр. Клуб мөдире Әлфинә Ильясова бәйрәмне тантаналы рәвештә башлап җибәрде. Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Харисов, язучы 0Әмирҗан Моталлапов бик тә эчтәлекле чыгыш ясадылар. Катнашучылар да күңелләрендәге уйларын әйттеләр. Соңыннан, истәлеккә дип, рәсемгә төштеләр. Алар да әкренләп сирәгәя бара бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев