Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мерәскә асфальт юлдан җилдерәбез

Мерәс - Актанышның матур табигатенә сыенып урнашкан, бердәм, дус яшәүче авылларның берсе. Төрле төбәкләргә сибелгән авылдашлар бәйрәмнәрдә, сабантуйларда очрашып, авыл көннәре дә үткәреп, бик матур аралашып яшиләр. Авылга илтүче юлга максатчан федераль программа нигезендә салынган 4 чакрым 400 метр озынлыктагы асфальт юл ерак араларны якын итеп, тагын да ешрак кайту...

Мерәс - Актанышның матур табигатенә сыенып урнашкан, бердәм, дус яшәүче авылларның берсе. Төрле төбәкләргә сибелгән авылдашлар бәйрәмнәрдә, сабантуйларда очрашып, авыл көннәре дә үткәреп, бик матур аралашып яшиләр. Авылга илтүче юлга максатчан федераль программа нигезендә салынган 4 чакрым 400 метр озынлыктагы асфальт юл ерак араларны якын итеп, тагын да ешрак кайту өчен матур сәбәп булыр. Яшәргә кайтырга теләүчеләр дә бар! Авылның яшәешенә, үсешенә һәм сакланып калуына этәргеч бирүче асфальт юл салучыларга бик рәхмәтле мерәслеләр дә һәм авыллары аша асфальт юл үткән шәриплеләр дә.
"Татавтодор"ның Минзәлә филиалы асфальт юл салучылары без килгәндә Шәрип авылы эчендәге юлда соңгы чакрымнарга асфальт түшиләр иде. Аларның эшләү барышына, бихисап техникага, аларның көчле һәм куәтле булуына гаҗәпләнеп, сокланып карап тордык. Көн салкын булуга карамастан, Минзәлә заводыннан килгән асфальттан кайнар пар күтәрелә. Аны бик хәсиятләп юлга түшиләр, метр саен тыгызлыгын, салыну рәвешен, биеклеген махсус приборларда үлчәп тә баралар. "Татавтодор" салган юлларның сыйфаты дөньякүләм стандартларга туры килә икән һәм бу оешманың горурлыгы, казанышы!
Без шаккатып карап торгандагы кебек хис-тойгылар авыл халкында да туган. Бик сөенгәннәр, бу хакта 1999 елдан гаиләләре белән авылда төпләнеп яшәүче Люзия Камалова - Шәрип авылы килене:
- Авылыбыз белән сөендек. Кышка керсәк, йөри алмый идек. Җәйгә чыксак, машиналар гел өстә калды - җәяү йөрдек, пычрак булды гел. Бик рәхмәтлебез эшләүчеләргә, иртәннән килеп, караңгы төшкәнче эшләделәр. Аларның техникаларын күреп тә шаккаттык. Нинди генә машиналар йөрмәде монда! Гомергә дә күрмәгәннәре бар. Юлыбыз игелекле булсын. Кыш көне дә көртләр басмасын.
Оешмада 1998 елдан эшләүче Валентина Хаҗиева эш барышында төрлесен күргән. Хәзер эшләве рәхәт, елдан-ел яңа техникалар кайтып тора, быел да асфальт түшәүче сигез VOLVO техникасы кайтты, ди ул. Ир-атлар арасында хезмәт куючы бердәнбер хатын-кыз буларак, кыен түгелме, дип тә сорадык. "Ир-атлар арасында эшләве рәхәт, бик тырыш, көчле ихтыярлы, түзем һәм сабыр алар, эшнең һәр этабын төгәл башкарып баручы уңганнар! Бер ияләнгәч, бер кыенлыгы да юк!" - Валентина апа көр күңелле ачык кеше. Иртәнге алтынчы яртыдан һәр көнне Минзәләдән вахтада кузгалып китеп, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарында баручы эш урынына килеп җитеп, көне буе асфальт җәюдә аягүрә эшләп, кичке тугызынчы яртыда гына өенә янәдән вахта белән кайтып җитүче, шаянлыгын да, нәфислеген дә югалтмаучы ханым ул. Бригадаларының бердәм эшләве, җитәкчеләрнең игътибары һәм ихтирамы, вакытында түләнгән хезмәт хакы гаиләләрен алып баруда ышаныч һәм тотрыклык бирә. Шәрип һәм Мерәс авыллары халкының өлкәнәеп баруына да игътибар иткән ул. "Асфальт юлдан йөрүләре җиңел булыр үзләренә, балалары да еш кайтып. Бик кызыксынып, эш барышын койма артыннан күзәтеп, карап тордылар. Баш селкеп рәхмәтләрен дә белдерделәр, чыгып аралашырга кыймадылар, борчымыйк, диюләре", - диде ул.
- 15 кеше эшлибез, - дип ачыклык кертте бригаданың өлкән мастеры прораб Тимур Рубцов. - Эшләребезнең өзлексез баруына филиал директоры Марат Сәмигуллинга, Минзәлә филиалының Актаныш участогы җитәкчесе Рәхимҗан Мансуровка рәхмәтлебез, оештыру эшендә һәрвакыт ярдәм итәләр.
Илдар Шәрипҗанов оешмада җиденче елын эшли, асфальт салуда оператор.
- Без эшләгән юллар чыдамлылыгы белән аерылып тора, асфальт түшәгәннән соң бер сәгатьтән үк юл хәрәкәтен башларга мөмкин. Беренче катны - 6, икенче катны 4 сантиметр калынлыгында җәябез.
Асфальт җәюдә ике оператор, бер тырмачы-тигезләп баручы, бер көрәкче эшли (аларның үз телләрендәге терминнары). Бер асфальт түшәүче техника, дүрт каток. Бәләкәй фреза - эш башлаганда асфальтны кисеп башлый торган. Су ташучы техника. Юлның башта нигезен ясыйбыз - цемент белән болгатып асфальт җәяргә җайлыйбыз. Иң беренче эшен субподрядчиклар апрель аенда башлады. Бер ай элек асфальт җәяргә без килдек. Беренче катын җәеп бетердек инде. Өч көн өске катламны җәябез. Бүген - 5 сентябрьдә тәмамлыйбыз дип, минутның да кадерен белеп эшлибез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев