Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Метшин Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны били

Шәһәр башлыгы белән бәйле төп мәгълүмати сылтаулар арасында Казан шәһәр Думасына сайлаулар, Татарстан башкаласында яңгыр канализацияләре һәм транспорт эшен атап үтәргә мөмкин.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 2020 елның өченче кварталы өчен Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында беренче баскычта урнашты. Шәһәр башлыгы белән бәйле төп мәгълүмати сылтаулар арасында Казан шәһәр Думасына сайлаулар, Татарстан башкаласында яңгыр канализацияләре һәм транспорт эшен атап үтәргә мөмкин. «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы шундый мәгълүматлар китергән.

«Илсур Метшинның рейтингның беренче баскычына әйләнеп кайтуы гаммәви мәгълүмат чараларында мәгълүмати сылтауларның саны арту белән бәйле. Мэриянең көн тәртибе социаль челтәрләр һәм мессенджерларда формалашу активлыгы бераз кимрәк», - диелә хисапта.

Моннан тыш, Метшинның позицияләренә Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү, шулай ук Казанда «Рус-Немец Швейцариясе» экопаркы проектын тәкъдим итү һәм шәһәрдә 2020-2025 елларга исәпләнгән Вируска каршы стратегиянең кабул ителүе дә йогынты ясаган.

Рейтингта икенче һәм өченче баскычта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин урнашкан.

Шунысын да искәртик: 2020 елның икенче кварталында рейтингта беренче урынны Марат Садыйков биләгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев