Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәгариф арбасы кая тәгәри?

Яшүсмерләр белән бәйле җан өшеткеч хәбәрләрне әледән-әле ишетеп-күреп торабыз. Яшь гомерләр өзелгәч, бала элмәккә менгәч кенә гаеплеләрне эзләү башлана. Шушы тикшерүләр вакытында барлык мәктәпләрдә дә психологик ярдәмнең булмавы ачыкланган, имеш. Тикшерүләр артачак 2017 елда укучылар контроль эшләрне былтыргыга караганда күпкә артыграк эшләячәкләр. Төрле фәннәрдән бөтенрусия тикшерүләре 4, 5, 10 сыйныфларда,...

Яшүсмерләр белән бәйле җан өшеткеч хәбәрләрне әледән-әле ишетеп-күреп торабыз. Яшь гомерләр өзелгәч, бала элмәккә менгәч кенә гаеплеләрне эзләү башлана. Шушы тикшерүләр вакытында барлык мәктәпләрдә дә психологик ярдәмнең булмавы ачыкланган, имеш.
Тикшерүләр артачак
2017 елда укучылар контроль эшләрне былтыргыга караганда күпкә артыграк эшләячәкләр. Төрле фәннәрдән бөтенрусия тикшерүләре 4, 5, 10 сыйныфларда, тагын да җаваплырагы 11 сыйныфларда булачак. Бигрәк тә ЕГЭга (ягъни Бердәм дәүләт имтиханнарына) кермәгән фәннәр: тарих, биология, география һәм физикадан өстәмә контроль эшләр алу турындагы хәбәр чыгарылыш сыйныф укучыларында зур хәвефләнү тудырды. Аларның инде ЕГЭ белән болай да башлары буталып, психикалары бозылып беткән. Бәхеткә, барысының да, алдан уйлаганча, алай ук куркыныч булмавы ачыкланды. Беренчедән, бу контроль эшләр әлегә мәҗбүри түгел һәм аларны үткәрү-үткәрмәүне мәктәп хәл итә икән. Икенчедән, иң мөһиме: аның нәтиҗәләре аттестатка йогынты ясамаячак. Шуңа күрә 11нче сыйныфлар әлегә җиңел сулап йөри алалар.
Ә менә 4нче сыйныфлар бөтенрусия контроль эшләрен рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча язачаклар. 5нче сыйныфларга контроль эшләр рус теле, математика, тарих һәм биология фәннәре буенча апробация режимында булачак, ягъни мәктәпнең ирекле хәл итүе буенча. Контроль эшләрнең барлык демоверсияләре инде интернетка куелган.
Нәтиҗә. ЕГЭга өстәмә рәвештә контроль эшләр алу балаларның психикасын һәм сәламәтлеген тагын да какшатачак. Әлегә мәҗбүри түгел дигән нәрсәләр бездә иртәгә мәҗбүригә әйләнә, монысы инде күптән сыналган әйбер. Аннан, аттестатка кирәге булмаган контроль эшләр нинди максат белән үткәрелә? Бары укытучыларга бәйләнү өчен!
Эндәшмәү - алтынмы?
Белемнәрне бәяләүнең тест системасы акрынлап булса да икенче планга күчәргә тора. Гуманитар фәннәрдән имтиханнар телдән дә алына башлаячак. Быелга ЕГЭ шул килеш, үзгәрешсез кала. Әлегә телдән имтихан алуны ГИАда сынап-тикшереп карамакчылар. Инде быел ук кайбер 9нчы сыйныфлар, эксперимент рәвешендә, рус теленнән телдән имтихан тотачаклар. Ул хәзерге вакытта чит телләрдән алына торган формада - компьютер сорауларына җавап бирү булырмы, әллә совет заманындагы кебек имтихан алулар кире кайтырмы, әлегә болары нә-мәгълүм. Белгечләр фикеренчә, рус теле һәм әдәбияты буенча ЕГЭга 2019 елдан телдән имтихан бирү дә өстәләчәк.
Нәтиҗә. ЕГЭның иске калыбына телдән имтиханнар өстәү балаларга галәмәт зур йөк булып төшәчәк. Бу исә стрессларның, суицидларның яңа куәтле дулкынына китерәчәк дигән сүз.
Психологик яңалыклар
Яшүсмерләр белән бәйле җан өшеткеч хәбәрләрне әледән-әле ишетеп-күреп торабыз. Яшь гомерләр өзелгәч, бала элмәккә менгәч кенә гаеплеләрне эзләү башлана. Шушы тикшерүләр вакытында барлык мәктәпләрдә дә психологик ярдәмнең булмавы ачыкланган, имеш. Шуңа күрә быел мәктәп психологлары эшенә аеруча зур игътибар биреләчәк икән. Аларның эшчәнлеген үзгәртеп корырга, күп функцияләрен яңартырга уйлыйлар. Чын тормышта бу ничек чагылыр - анысы әлегә билгесез. Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгының мәктәп балалары өчен ОБЖ кысаларында психологик курслар әзерләве мәгълүм булды. Аның бер бурычы - балаларны олыларның басым ясавына каршы торуга өйрәтү икән. Инде дәреслек язу өчен авторлар тупланган. Психологик белем бирүгә 20 сәгать бүләчәкләре дә билгеле.
Нәтиҗә. ЕГЭ дигән афәт бетерелмәсә, мәктәпләргә бер урынына ун психолог куйсаң да яшүсмерләрдәге психик тайпылышлар юкка чыкмаячак.
Хезмәт
Узган ел РФ Мәгариф министрлыгында мәктәп балаларының хезмәт белән шөгыльләнмәүләрен күреп алдылар. Алдагы буыннардан аермалы буларак, алар парта өсләрендәге тузанны да сөртми, үзләре таптап йөргән идәнне дә юмыйлар, ишегалларын себерү-җыештыру эшләрендә дә катнашмыйлар икән бит! Теге яки бу төрдәге хезмәт вазыйфаларын үтәү мәҗбүри рәвештә кертелерме, әллә аерым исемлеге төзелеп мәктәп карамагына тапшырырлармы - анысы әлегә тагын төгәл әйтелми. Ләкин инде шунысы ачык: мәктәп баласына хезмәт белән шөгыльләнү өчен бүген бөтен юллар ябык. Чөнки 13-14 яшьлекләрнең эшләве "балалар хезмәте" дигән төшенчәгә керә, ә ул безнең илдә тыелган. Дәүләт Думасындагы Мәгариф комитеты мәктәп программаларына хезмәт тәрбиясе һәм иҗтимагый файдалы хезмәт турында өстәмәләр кертергә һәм хәтта "РФ мәгариф турында"гы законга, Хезмәт һәм Гражданлык кодексларына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Мондый үзгәрешләр хезмәт тәрбиясе бирү вакытында кайбер чикләүләрне бетерергә һәм балигъ булмаган балаларны эшкә алуны җиңеләйтергә мөмкинлек бирер иде. Белгечләр мәктәп балаларын эш урыннары белән тәэмин итүчеләргә өстенлекләр бирү турында да уйлый башладылар.
Нәтиҗә. Без хезмәт тәрбиясен үз җилкәбездә татып үскән буын. Хезмәт тәрбиясе дигән булып икешәр ай басуда бәрәңге алулар, җәй буе чөгендер чүбе утаулар, куян асраулар, урманда яфрак җыюлар - берсе дә калмады. Гомумән, совет заманында авыл мәктәпләре беренче чирекне укымадылар диярлек. Җәмгыятькә файдалы хезмәт дигән булып авыл укучыларын кабат коллар урынына файдалана башламаслар микән? Менә шунысы куркыта.
Армия урынына колледж
1917 елның 1 гыйнварыннан техникум белән колледжларда укучыларны укуларын тәмамлаганга кадәр, яшьләренә карамастан, армиягә алуны кичектереп тору турында закон көченә керде. Иске закон буенча, 20 яше тулмаганнар гына армия хезмәтеннән азат ителеп торалар иде. Ягъни, колледж һәм техникумнарга 9 сыйныфны тәмамлап килүчеләр генә армиягә алынмый тордылар, ә 11нче сыйныфтан соң укырга керүчеләр, укуларын өзеп, армиягә киттеләр. Быелдан башлап колледж-техникумнарда укучыларның барысы да армиягә барудан азат ителәләр.
Нәтиҗә. Ниһаять, уңай бер үзгәреш килеп чыкты! Шушы оптимистик тонда язмамны тәмамлыйм. "Нәтиҗә" дигәннәре минем уйлар гына. Фикерләрегез булса, языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев