Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәгариф министрлыгы: Бакча өчен түләү бала йөргән көннәргә карап исәпләнә

Хәзерге вакытта барлык исәпләүләр башкарылган һәм муниципалитетларга тапшырылган.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда бакча өчен түләүне баланың анда йөрү-йөрмәвенә карап исәпләячәкләр. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте. Белгәнегезчә, бала бакчага бармаган очракта да саклана торган түләүнең даими өлеше кимиячәк. Шулай итеп, балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин төркемнәрнең барлык төрләре өчен дә оператив ревештә исәп-хисап ясау бурычын куйды. Хәзерге вакытта барлык исәпләүләр дә башкарылды һәм муниципалитетларга тапшырылды. Муниципалитетларда башкарма комитет җитәкчеләренә 2 июньгә кадәр тиешле карарлар кабул итәргә кушылды.

Реклама

Әлеге документлар 12 майдан гамәлгә керә һәм аларның вакыты чикләнмәгән. Әгәр сез инде түләгән булсагыз, сезгә яңадан исәпләү башкарылачак.

Сорауларыгыз калса, бүгенге көннән башлап республика Мәгариф һәм фән министрлыгында «кайнар линия» телефоны эшли: (843) 294 95 08. Шулай ук мәгариф идарәсе район бүлекләрендә дә «кайнар линия» ачарга тәкъдим ителгән, диелә бу хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев