Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәгънәле яшәү өлгебез

Иң кадерле кешебез - әтиебез турында сүз башлаганда ямьле Сөн буеның кызыл ярлары, хуш исләр тутырып чәчәк аткан шомырт-баланлы әрәмәләре, таң атканда сандугачларның илаhи моң белән сайравы, туып-үскән йортыбызның чирәмле ишек алды күз алдыбызга килеп баса. Шушы әкияти матурлыкка чумып утырган Меңнәр авылында бар җиhан сихри йокыдан уянып, дөньяга назлы...

Иң кадерле кешебез - әтиебез турында сүз башлаганда ямьле Сөн буеның кызыл ярлары, хуш исләр тутырып чәчәк аткан шомырт-баланлы әрәмәләре, таң атканда сандугачларның илаhи моң белән сайравы, туып-үскән йортыбызның чирәмле ишек алды күз алдыбызга килеп баса. Шушы әкияти матурлыкка чумып утырган Меңнәр авылында бар җиhан сихри йокыдан уянып, дөньяга назлы яз җылы сулышын өргәндә, җир ачылып, күл-елгалар күзен ачканда, әби-бабамның олы куанычы булып әтиебез Җәүдәт дөньяга аваз салганга да 65 ел гомер узып киткән.
Шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән еллар уза тора, Меңнәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, әти Иске Богады урта мәктәбендә белем ала. Механизатор булу теләге белән Башкортстан Республикасы Югары Яркәй авылындагы механизаторлар әзерләү курсларын тәмамлый. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, туган авылында тракторчы булып эшли башлый. Үз эшенә зур хәсиятлек белән карый, ни генә эшләсә дә, нинди генә уңышка ирешсә дә, аңа чын бәяне туган җирендә бирәләр.
Үзен ярты сүздән, күз карашыннан аңлаучы, тыйнак, бар эшкә тәвәккәл, гади, сабыр табигатьле Иске Сәфәр авылы кызы, әниебез Розалия белән ике еллап дуслашып йөргәннән соң, 1974 елда гаилә корып җибәрәләр. Шул көннән башлап, тормыш арбасын бергә тарталар. Бу вакыт аралыгында безгә - бер улларына, ике кызларына якты дөнья бүләк итәләр.
1982 елда әти белән әни Актанышка күченә. Шул елдан лаеклы ялга чыкканчы әти "Сельхозтехника"да слесарь булып, ә җәйге чорда "Мехотряд"та эшләп, "Дон", "Кейс" комбайннары белән районыбыз басуларындагы уңышны җыеп алуда үзенең зур өлешен кертте. Кайда гына эшләмәсен, уңган әтиебез күңел биреп, үз эшеннән ямь табып, хезмәтенә бик намуслы, җаваплы карады, теләгән максатына ирешеп яшәде. Республика иген уңышын җыеп алуда йокысыз иртәләр, тузан болыты эчендә алны-ялны белми эшләүләр үз югарылыгында бәяләнде, хөкүмәтебез тарафыннан күп тапкырлар премия, грамота, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Әти hәркемгә карата ачык йөзле, киң күңелле, олыны олы итә, башкаларга ихластан яхшылык кына эшләүче, туганлык мөнәсәбәтләрен саклаучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче, мәрхәмәтле күркәм холыклы зат. Ике якның да туганнарын тигез күреп, олылап, хөрмәтләп яшиләр. Ике әбиебезне дә (әти hәм әнинең әниләре) кадер-хөрмәттә тәрбияләп, яшәүгә рухландырып тордылар. Вафатларыннан соң дини йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне үтәп, соңгы юлга озаттылар.
Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы йортта матур яшәү үрнәкләре күреп үстек, өчебез дә югары белем алып, олы тормышка аяк бастык. Һәрберебезнең үз эше, гаиләсе, яшәр почмагы бар, ләкин төп йорт җылысы һәрчак безне үзенә тартып тора, чөнки анда тәмле бәлешләрен, тәбикмәкләрен, пәрәмәчләрен пешереп көтеп торучы кадерле әти-әниебез бар. Оныклар гаме, мәшәкате белән яшәүдән дә авырсынмыйлар. Һәр ял көнендә алар - көтелгән кунак.
Иртә яздан алып кара көзгәчә өй янында искиткеч гүзәл чәчәкләрнең ниндиен генә үстермиләр - бары да үз фантазияләре, үз хезмәтләре. Йорт, ихатадагы төзү, ремонт эшләрен үзләре башкара, алар бер-берсе белән санлашып, аңлашып, киңәш-табыш итешеп, бик матур гомер кичерәләр. Әтинең: "Аллага шөкер, гомерем туган ягымда, яраткан хезмәтемнән тәм табып үтте. Барлык гамәлләремне дә изге күңелем белән ихластан эшләдем", - дип әйтерлеге бар.
Гомер юлыңны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Гомер бәйрәмең - 65 яшьлек юбилеең көнендә без сиңа ихлас
котлауларыбызны юллыйбыз. Рәхмәт сиңа бар изгелекләрең өчен дә! Сау-сәламәт бул! Җан тынычлыгы, тән сихәте белән, бәрәкәтле мул тормышта, кайгы-хәсрәтсез, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә язсын.
Без әтиле йортта туып-үстек,
Без әтиле йортка кайтабыз.
Җан җылысы көтеп торган өйгә
Дәшеп тора нурлы капкабыз.
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сиңа тумыштан.
Әлмәндәр карт кебек, ахыргача
Туймый яшә, әти, тормыштан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев