Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҖӘМГЫЯТЬ: Чираттагы авыл җыены Такталачык җирлегендә үтте

Такталачык җирлеге 3 авылны берләштерә: Түмерҗә, Әҗмәт, Такталачык авылларында барысы 1001 кеше яши.

Җыенны авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров узган ел халыктан кергән сораулардан башлап жибәрде, алар арасында иң борчыганнары- Әҗмәт авылына су кертү, Такталачык белән Түмерҗә авыллары арасында юл булдыру, су трассаларын алыштыру һәм күп җирлекләрне борчыган сукбай этләр проблемасы . 

Авыл җирлеге башлыгы бөтен кергән мөрәҗәгатьләр буенча җавап тотты, кайбер сораулар чишелеш тапкан , хәл ителмәгәннәре буенча Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаевтан ярдәм соралды.

Марс Мансуров 2021 елга йомгак ясаганда эш барышында килеп туган кыенлыкларны, эшләрне бергәләп авыл халкы белән башкарып чыктык дип,  авылдашларына үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде,  бүләкләрен тапшырды.

2022 елга түбәндәге бурычлар куелды: Әҗмәт авылына су кертү, зират җыештыруны даими башкару, спорт мәйданчыкларын, юлларны төзекләндерү. Шулай ук башка максатлар да куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев