Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҖӘМГЫЯТЬ: Иң үрнәге-Иске Айман авыл җирлеге

Бүген район Советының утырышлар залында узган 25 форма-киңәшмәдә 2021 нче елның 11 аена йомгак ясалды. Шулай ук ноябрь аендагы авыл җирлекләренең эшчәнлегенә бәя бирелде. Киңәшмәгә Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелек итте.

             Ноябрь аенда һәр төрле күрсәткечләр буенча Иске Айман җирлеге беренчел позицияләрне били. Бүгенге 25 форма-киңәшмәдә  җирлек нәтиҗәләр буенча иң югары балл туплап беренче урынга лаек дип табылды. Авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтхановка тынычлык, татулык символы булган пар күгәрчен сыны тапшырылды. Рәйхан Галимҗанова авыл җирлеге җитәкчелегенең халык белән бер сулышта эшләвен, Иске Айманда да, Колын авылында да килеп туган проблемаларның тиз арада хәл ителүен билгеләп үтте һәм хезмәтләре өчен Марсель Равил улына рәхмәт белдерде.

          Рейтингтагы мөһим фактор-авыл кибетләрендә исерткеч эчемлекләр сатылмау да җирлекнең алдынгы урынга чыгуына йогынты ясаган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев