Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәхәббәтле, җылы бәйрәм

Узган атнада районның гражданлык хәле актларын теркәү залында үткәрелгән Әниләр көненә багышланган тантанада МӘХӘББӘТ нур булып, моң булып агылды. Ана белән Бала мәхәббәте иде ул. "Әни" диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз! Һич ярамый Әни сүзен таптарга! 3 яшьлек кызчыгым инде иртәдән бирле үзалдына әлеге шигырь юлларын кабатлап...

Узган атнада районның гражданлык хәле актларын теркәү залында үткәрелгән Әниләр көненә багышланган тантанада МӘХӘББӘТ нур булып, моң булып агылды. Ана белән Бала мәхәббәте иде ул.
"Әни" диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз! Һич ярамый
Әни сүзен таптарга!
3 яшьлек кызчыгым инде иртәдән бирле үзалдына әлеге шигырь юлларын кабатлап йөри. Сөйли-сөйли кайбер сүзләрен буташтырып та куйгалый. 5 яшьлек абыйсы да сеңлесеннән калышмый - иртүк торган да нәни куллары белән урын-җирен җыештыра түгелме?! Үзенчә ярдәм итә, күрәсең. Иртәдән үк котлаулар ява, телефон да тынып тормый - шалтыраталар, смс-хатлар юллыйлар. "Әниләр көне белән!" "Җир йөзендә иң бәхетле Әни булуыңны телим!" "Балаларыгыз сезгә шатлык-бәхет китерсен!".. Изге теләкләр. Кадерле теләкләр. Әнә шундый рәхәт көн бу. Көзнең кышка урын биргән, салкын бер чоры булса да, җылы көн. Күңел җылысы, йөрәк назы җиһанга сибелгән көн. Һәр ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесен олысы да, кечесе дә бердәй көтеп ала. Балалар әниләренә бүләк ясый, бакчаларда кадерле кешеләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырый...
Залда төрле яшьтәге хатын-кыз. Аларның барысын да Ана исеме берләштерә. Ә Ана исеме - бөек исем. Шөкер, әлеге исемне горур йөртүче, аңа тап төшермәүче әниләребез дә җирлегебездә елдан-ел арта бара. Быел исә 4нче һәм аннан да күбрәк сабыен якты дөньяга тудырган әниләребез саны 20гә җиткән.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 30 ноябрь, 2012 95 (9738) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев