Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Мөхәммәт пәйгамбәргә охшарга тырышабыз”

Пәйгамбәребезнең йөри торган сукмагына һәр көнне чүп түгә торган күршесе көннәрдән беркөнне чүп түкмәгәч, чирләп китте микән әллә дип, күршесенең хәлен белергә керә ул. Нинди генә явызлык эшләсәм дә, яхшылык белән җавап бирәсең дип, иманга килгән икән күршесе... - Мөхәммәт пәйгамбәр кебек булырга, аңа охшарга тырышабыз, - дип, Колын авылы...

Пәйгамбәребезнең йөри торган сукмагына һәр көнне чүп түгә торган күршесе көннәрдән беркөнне чүп түкмәгәч, чирләп китте микән әллә дип, күршесенең хәлен белергә керә ул.
Нинди генә явызлык эшләсәм дә, яхшылык белән җавап бирәсең дип, иманга килгән икән күршесе...
- Мөхәммәт пәйгамбәр кебек булырга, аңа охшарга тырышабыз, - дип, Колын авылы Гөлчирә мәчетенә йөрүче Фәнүзә апа Фазаелова сөйләде алда язылган юлларны.
Фәүзия апа Әхмәдуллина белән иде алар мәчеттә. Икесе белән дә аралашабыз. Һәр атнаның җомгасында мәчеткә укуга йөриләр.
- Быел 30га кадәр җыелдык. Чәршәмбе көн җиткәнне бәйрәм көткән кебек көтеп алабыз мәчеткә барырга, - диләр. - Мәчеткә йөрү безне миһербанлырак итте, ачу сакламаска өйрәтте. Коръән аятьләре өйрәндек. Намазга бастык.
Балаларның да яратып, матур киемнәрен киеп, сөенә-сөенә бара торган урыны Гөлчирә мәчете. 2004 елдан, мәчет ачылганнан бирле дин сабаклары алучы балалар белән аралашам.
Таңсылу Имамова:
- Гарәпчә укый, яза беләм. Коръән аятьләре укырга, Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәндем. Аның кечелекле, кешелекле булуы, һәр кешегә олылап эндәшүе, һәр эше, һәр сүзе безнең өчен үрнәк.
Таңсылу VII сыйныфта укый. X сыйныфта укучы Гөлчәчәк апасы белән бергә йөриләр мәчеткә.
VII сыйныфта укучы Ленар Музеев:
- Коръән аятьләрен яттан беләм. Намаз укырга өйрәндем. Азан әйтә беләм. Теннис уйныйм. Мәктәптә баскетболга йөрим. Көрәш белән шөгыльләнәм.
Ленар мәчеткә Илдар абыйсы белән йөри башлаган. Хәзер ул Чаллыда I курс студенты. Һәр якшәмбедә, гадәттәгечә, мәчеткә килә. Алар белән быел 6 яшьлек сеңелләре Ләйлә дә дин сабаклары алырга мәчеткә йөри башлаган.
Сөбханалла! Гаиләдә ничә бала бар-һәммәсе дә йөри икән авылда мәчеттә. Быел 27 бала. 11 кыз, 12 егет авылдан. Иске Айманнан йөрүче 4 бала. Төп уку якшәмбе көнне. Сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә өстәмә тагын шөгыльләнәләр. Балалар үзләре шулай тели икән.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 25 апрель, 2012 32 (9677) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев