Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мөхәммәтшин: Дәүләт телләрен укыту буенча яңа программалар әзерләнде

Татарстан Дәүләт Советы рәисе каникуллардан соң уку процессының укыту программасын тулысынча аңлап башлануы мөһим, дип саный. Дәүләт телләрен укыту турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуны сузарга кирәкми, каникуллардан соң уку процессының укыту программасын тулысынча аңлап башлануы мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламент президиумы утырышында белдерде. Искәртеп...

Татарстан Дәүләт Советы рәисе каникуллардан соң уку процессының укыту программасын тулысынча аңлап башлануы мөһим, дип саный.
Дәүләт телләрен укыту турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуны сузарга кирәкми, каникуллардан соң уку процессының укыту программасын тулысынча аңлап башлануы мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламент президиумы утырышында белдерде.
Искәртеп үтик, 8 ноябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 33 нче утырышы дәвамында депутатлар республикада дәүләт телләрен укыту турында фикер алышачак.
"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика Министрлар Кабинеты белән Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дәүләт һәм туган телләрне укытуның яңа стандартлары һәм программалары әзерләнеп, гомуми белем бирү учреждениеләренә җибәрелгән", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Хөкүмәт тә кайбер тәкъдимнәр әзерләгән дигән мәгълүмат бар. Федераль үзәк белән килешү процедуралары бара. Бу мәсьәлә буенча компромиска ирешелгән һәм Россия Мәгариф министрлыгында аңлау тапкан дип уйлыйм, әмма әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуны сузудан файда юк, каникуллар да тәмамлана", - диде Татарстан парламенты җитәкчесе һәм чишелеш табылачагына ышануын белдерде.
"Безгә күп төрле мөрәҗәгатьләр килә, хәтта балалар да яза башлады: "Нишләргә, туган телне ничек өйрәнәчәкбез?" Укытучылар борчыла, прокуратура федераль прокуратураның катгый таләпләрен үтәп һәм шул ук вакытта телләр мәсьәләсе четерекле булуын аңлап, ничек эш итәргә икәнлеген белми", - дип тә өстәде ул.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/04/151660/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев