Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мөхтәрәм дин кардәшләр, уразага керәбез

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! 2016 елда рамазан ае, Аллаһ боерса, 5 июньдә кояш баеганнан соң башлана. Бу кичтә Татарстан мәчетләрендә 20 рәкәгатьле беренче тәравих намазлары укылачак. 6 июньдә исә таң ату белән мөселман кардәшләребез Аллаһы Тәгаләбез фарыз иткәннәрне үтәп һәм Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм...

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
2016 елда рамазан ае, Аллаһ боерса, 5 июньдә кояш баеганнан соң башлана. Бу кичтә Татарстан мәчетләрендә 20 рәкәгатьле беренче тәравих намазлары укылачак. 6 июньдә исә таң ату белән мөселман кардәшләребез Аллаһы Тәгаләбез фарыз иткәннәрне үтәп һәм Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәгендә уразага керәләр.
Исламда һәр мөселман өчен фарыз, ягъни үтәргә тиешле булган биш гамәл бар: шәһадәт, ураза, намаз, зәкят һәм хаҗ. Изге рамазан ае барча мөселманнарга шул тиешле гамәлләрнең берсен үтәргә - ураза тотарга мөмкинлек бирә. Без уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр, сездән элекке кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды», - дип, уразаның фарызлыгын белдерде.
Аллаһы Тәгалә рамазан аенда безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән. Бу айдагы Кадер кичәсенең кыйммәте мең айдан да зуррак. Нәкъ менә шул кичәдә Изге Коръәннең беренче аятьләре иңдерелгән. Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләребезнең әҗер-саваплары зурдан, кылган догаларыбыз кабуллардан була. Рамазанда фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап торуларын да онытмаска кирәк.
Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен иде. Олы җанлылык күрсәтергә, мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз картларга ярдәм кулы сузарга насыйп булсын. Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап уннан алып 700 мәртәбәгә кадәр артыграк. Пәйгамбәребездән килеп ирешкән көдси хәдистә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза гыйбадәте - Минем ризалыгым өчен. Аның әҗерен Үзем бирермен».
Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!» - ди Татарстан мөселманнары лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев