Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Миңа бүләк чыкмый, дисәләр дә...

2015 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында бүләк уйнатачагыбызны хәбәр иткәч, мөхәрриятебез ишеге ябылып тормады. Һәркем бәхетен сынап карарга теләп, язылганлык турындагы квитанцияләрен китерде. Иң кызыгы, барысы да: "Миңа беркайчан да бүләк чыкмый, бу юлы чыгарыгыз инде", - дип китте. Их, бездә тылсымлы таяк булса, барыгызны да бүләкле...

2015 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында бүләк уйнатачагыбызны хәбәр иткәч, мөхәрриятебез ишеге ябылып тормады.
Һәркем бәхетен сынап карарга теләп, язылганлык турындагы квитанцияләрен китерде. Иң кызыгы, барысы да: "Миңа беркайчан да бүләк чыкмый, бу юлы чыгарыгыз инде", - дип китте. Их, бездә тылсымлы таяк булса, барыгызны да бүләкле итәр идек тә бит, әмма мөхәрриятнең дә мөмкинлекләре чикле шул. Ярты ел буе өегезгә килеп, сезне район, республика хәбәрләре белән таныштырып баручы газетабызны бүләк итеп кабул итегез, хөрмәтле абунәчеләребез.
Шулай да сезнең үтенечне искә алып, бу юлы бүләкләрнең саннарын арттырдык. Иң зур бүләкне дә икене сайладык. Әйткәнебезчә, соңгы көннәрдә мөхәррият бинасыннан абунәчеләр өзелмәде. Без сезнең белән аралаштык, фикерләрегезне дә ишеттек. Безнең өчен монысы да олы бәхет.
Чәршәмбе көнне бүләк уйнатканны үз күзләре белән күрергә, аның гадел уйнатылуына инанырга теләүчеләр мөхәррият бинасына җыелды. Уенда барысы 640 абунәче катнашты. Мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов барлык абунәчеләребезгә рәхмәтләрен җиткерде. Киләчәктә дә бергә булырбыз дигән ышанычын белдерде.
Иң элек, "Краски" төркеме концертына 5 билет уйнаттык. Әлеге бәхеткә И. Шәйхразыева (Актаныш, Механизаторлар урамы, 7-5), Әдиф Зияев (Актаныш, Урман урамы, 13-2), Илһам Сәрвәров (Актаныш, Бүләк урамы,10), Гөлфинә Исхакова (Актаныш, Төньяк урамы, 120-5), Лениза Фәтхиева (Яңа Әлем авылы) ия булдылар.
Дифинә Фәрраховага (Югары Гәрәй авылы), Рамил Сәлаховка (Чуракай авылы) - салат савыты; Лилия Гәрәевага (Иске Богады авылы), Флүрә Зәйнетдиновага (Актаныш, Тау өсте урамы, 6) - термос; Руслан Шулбаевка (Яңа Җияш авылы), Рәдис Мирзануровка (Такталачык авылы) - вентилятор; Люция Галиевага (Шәрип авылы), Дилара Сәрвәровага (Актаныш, Тау өсте урамы, 8) - фен; Зәнфирә Шәйхиевага (Яңа Әлем авылы) - Тефаль чәйнеге; Ләйлә Камалетдиновага (Актаныш, 1 май урамы) - микродулкынлы мичне стенага беркетү җайланмасы (кронштейн); Римма Егоровага (Актаныш, Бакча урамы, 5-11) - наушник; Рафис Әхмәтовка (Әҗәкүл авылы) - тостер; Миләүшә Зариповага (Актаныш, Химиклар урамы) - цифрлы телевизорга приставка; Г. Галимовага (Актаныш, 1 май урамы), Альбина Әхмәтшәриповага (Иске Сәфәр авылы) - антенна; Әлфия Нуриевага (Такталачык авылы), Роза Харрасовага (Актаныш, Мәктәп урамы, 16) - чәйнек; Фәнәвис Гәрәевкә (Чат авылы) - походка йөртү өчен газ плитәсе чыкты.
Башка вакытлардан үзгә буларак, бу юлы газетага, радиога, телевидениегә бушлай котлау бирү өчен 5 билет та уйнаттык. Р.Насыров (Актаныш, Урман урамы, 15-1), Фәһим Ахунов (Шәбезбаш авылы) - телевидениегә; Римма Шәрипова (Уразай авылы), Роберт Нуриев (Такталачык авылы) - радиога; Дамир Гыйльманов (Актаныш, Хезмәт урамы, 13) газетага бер тапкыр бушлай котлау бирү хокукына ия булдылар.
Ә иң зур бүләкләр - мультиваркалар Фәнис Галиевкә (Актаныш, Баян Дәүләтов урамы) һәм Назыйм Шакировка (Ирмәш авылы) чыкты. Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез һәм бүләкләрен мөхәррияттән килеп алуларын сорыйбыз.
Назыйм Шакировның тормыш иптәше Зифинә апа да уен барышын карарга килгән иде. Үзләренең иң зур бүләк отуларын ишеткәч, сөенечен яшерә алмады.
- Район газетасын озак еллар алабыз инде. Картым да, үзем дә яратып укыйбыз. Икенчесе килгәнче кат-кат укып, таушалдырып бетерәбез. Эчтәлеге дә, бизәлеше дә бик ошый. Ә бүгенге бүләккә бик сөендем. Назыйм, шаярып кына, бар әле мультиварка алып кайт, дип җибәргән иде. Аллаһы Тәгаләнең амин дигән вакытына туры килгән күрәсең. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә бүләкләр уйнатуыгызны шулай дәвам итсәгез иде.
Уен барышын күзәтергә килүчеләр арасында исә, газетабызга кагылышлы махсус сораулар әзерләп, аларга дөрес җавап бирүчеләргә 5 бүләк тапшырдык.
Уенда катнашуыгыз өчен, безнең газетабызга язылганыгыз өчен барыгызга да рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә сезнең белән бергә булырбыз дип ышанабыз.
Искәрмә: "Краски" төркеме концерт куярга килмәү сәбәпле, ул концертка билет отучыларның бүләген радиодан бушлай котлау мөмкинлегенә алмаштырабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев