Актаныш

Җәмигъ мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы узды

14 август көнне районыбызның Җәмигъ мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы узды.

Җыелышта район имам – мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин  үткән эшләргә нәтиҗә ясап, алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды.  Шулай ук, имамнар көнүзәк мәсәләләрне хәл иттеләр, алга планнар билгеләделәр. 2018 елның 21 августында бөтендөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Җыелышта бу хакта сораулар бирелеп, аларга җаваплар да алынды.

  Чара ахырында барлык имамнарга да “ Шура” журналының 21 нче  саны таратылды.  Имамнар җыелышы киләсе айларда да үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: