Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәмигъ мәчетендә ир һәм кыз балалар өчен намаз уку бәйгесе оештырылды

2016 ел - Хәнәфи мәзһәбе елы уңаеннан, 24 апрель көнне Актаныш районы Җәмигъ мәчетендә ир һәм кыз балалар өчен намаз уку бәйгесе оештырылды. Ул ҮДО-Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән үткәрелде. Бәйге балаларда динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан оештырылды. Ул 4 төркемдә, ир һәм кыз балалар арасында...

2016 ел - Хәнәфи мәзһәбе елы уңаеннан, 24 апрель көнне Актаныш районы Җәмигъ мәчетендә ир һәм кыз балалар өчен намаз уку бәйгесе оештырылды. Ул ҮДО-Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән үткәрелде.
Бәйге балаларда динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан оештырылды. Ул 4 төркемдә, ир һәм кыз балалар арасында аерым-
аерым үткәрелде. Барлыгы 17 ир бала hәм 18 кыз бала катнашты. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев