Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мигъраҗ кичен изге ниятләрдә каршылыйк

Агымдагы елда Мигъраҗ кичәсе 27 февральгә туры килә.

Мигъраҗ — Аллаһка якынлыкның ин югары дәрәҗәседер. Бу бәйрәм Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашуыннан гыйбарәт. Әлеге мөбәрак кичәдә Пәйгамбәребез сәллааһу галәйһи вә сәлләм күккә ашкан. Ходайга шөкрана кылып, 12 рәкагать Шөкер, Хаҗәт теләк намазын укырга нәсихәт ителә. Намазларны укыганнан соң Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен укып, дога кылу хуп. Кичәнең тулырак исеме - Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ булуы билгеле.

Риваятьләргә нигезләгәнгәндә, 621 елның бер төнендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) ястү намазыннан соң Кәгъбәтуллада гыйбадәт кылганнан соң, Кагъбә диварына таянып йокымсырап утырган чакта, аның янына Җәбраил фәрештә килә. Озын сәфәр кылына. Бүген кояш батканнан соң Миграҗ кичәсе керә.

Мигъраҗ кичәсен нәфел гыйбадәтләр кылып, догалар укып, истигъфар, зикер һәм салаватлар әйтеп үткәрергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев