Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Михаил Ефремов 4 көннән соң ВИДЕОмөрәҗәгать ясады

Ярый әле әнием күрмәде

Гаугалы авариядән соң 4 көн үтүгә Михаил Ефремов видео яздырды. Актер әйтүенчә, ул бик борчыла, аны гафу итү юк, берәү дә аны "отмазывать" итәргә җыенмый. Үлгән шофер гаиләсеннән Ефремов гафу үтенә, әмма гафу итәчәкләренә ышанмый.

"Ярый әле бу хәлләрне әнием күрмәде", - ди Михаил Ефремов.

Актер әйтүенчә, ул зыян күрүчеләргә матди яктан да ярдәм итәргә әзер. 

"Алга таба ничек яшәргә икәнен аңламыйм. Бу кино түгел. Михаил Ефремов бүтән юк", - дип тәмамлый сүзен берничә көн элек исерек килеш руль артына утырган кеше.

Ни гаҗәп, видео астында 20 мең лайкка нибары 1 мең дизлайк туры килә. 

     

 

Matbugat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев