Актаныш

“Мин – Актанышның патриоты“

Аның турында сүз чыкса, бигрәк ярдәмчел, кеше җанлы инде, дигән сүзне әйтми калмыйлар. Якыннары гына түгел, гомерләрендә бер мәртәбә гозере төшеп янына кергән, мөрәҗәгать иткән кешеләр әйтә аны. Ярдәмчеллек - күңелеңдәге җылылык, миһербанлык, кайгырту, ярату хисләренең ташып торуы, шуннан башкаларга да өлеш чыгарасы, бүтәннәр йөзендә елмаю уятасы, авыр хәлен җиңеләйтеп,...

Аның турында сүз чыкса, бигрәк ярдәмчел, кеше җанлы инде, дигән сүзне әйтми калмыйлар. Якыннары гына түгел, гомерләрендә бер мәртәбә гозере төшеп янына кергән, мөрәҗәгать иткән кешеләр әйтә аны. Ярдәмчеллек - күңелеңдәге җылылык, миһербанлык, кайгырту, ярату хисләренең ташып торуы, шуннан башкаларга да өлеш чыгарасы, бүтәннәр йөзендә елмаю уятасы, авыр хәлен җиңеләйтеп, шуннан үзеңә рәхәтлек аласы килү дияр идем. Ярдәмчел кешеләр - тормышны, дөньяны, хәрәкәтне, яктылык, җылылык, матурлыкны яратучы, бәяләүче һәм кадерләүче кешеләр ул. Сүзем - шундый затларның берсе Айрат Кәрамов турында.
- Балаларым, дип төннәр йокламыйча, шуларны тәрбияләргә тырыша идем. Куйган хезмәтем юкка китмәде, - ди язмабыз героеның әнисе Нәкыя әби. 60 яшен тутыручы улын яратып, сөенеп мактап утыру рәхәте эләккән сирәкләрнең берсе, бик бәхетле ана ул. - Кайда гына эшләсә дә, Айратым гадел, гади, кешелекле, оста оештыру сәләтенә ия булды. Шул кадәр канәгатьмен балаларымның тырышлыгыннан, тәүфикълыгыннан. Кешеләргә бик ярдәмчел, саф күңелле булдылар, сөенеп бетә алмыйм.
Гомер буе халык арасында аның улы. КПСС райкомының оештыру-партия эшләре бүлегендә эшләүме, район сайлау комиссиясен җитәкләүме, район Советы рәисе урынбасары булып торумы, аппарат җитәкчесе вазифасын башкарумы - нинди генә хезмәттә дә кешеләр белән тыгыз элемтәдә булып, халык алдында чыгыш ясап, мәсьәләләрне бергә чишеп, уртак тел табып эшли.
- Минем бөтен тормышым, хезмәт юлым Актаныш белән бәйле. Актаныш патриоты буларак, тормышымны районыбызга хезмәт итүгә багышладым, - ди Айрат Кәрамов үзе. - Хезмәт юлымда гел яхшы кешеләр очрады, минем биографиямә алар зур роль кертте. Баязит Шәймәрданович белән озак еллар бергә эшләдек, ул хезмәттә генә түгел, тормышта да остазым булды. 25 елдан артык Энгель Фәттахов белән иңгә-иң куеп эшләдек, минем җитәкче булып формалашуыма аның да зур йогынтысы тигәндер. Гомумән, язмышыма рәхмәтлемен. Бүген дә сөенеп эшкә барам, сөенеп кайтам. Һәр иртәмне 2 чакрым йөгереп кайтудан башлыйм. 60ны тутырганда да күңел әле һаман яшь кала икән. Тормышта да актив булырга тырышам.
Нәкъ менә шул спортны, хәрәкәтне, тизлек ярату аның бар гомер юлын билгеләгәндер дә, мөгаен. Казан дәүләт педагогия институтының физкультура бүлегендә укыганда булачак тормыш иптәше - Данилә апаны очратуы да, диплом алып беренче хезмәт юлын башлауга ук, үзен күреп алып, район физкультура һәм спорт комитетын җитәкләргә чакырулары да, шуннан башлап хезмәт юлының гел үргә менүе дә, бүген дә яхшы физик ныклыкта булуы да шул спортка мәхәббәт дигән төшенчәгә барып тоташа.
- Яшьтән үк бик җитез, тере, эшчән, тәвәккәл булды Айрат, - дип искә ала Нәкыя әби. - Мәктәптә укыганда чаңгыда шуа, йөгерә иде - ярышларга күп йөрде. Казанга укырга да җайлы керде. Ә укып бетерергә бер ел кала өйләнергә уйлады. "Әле укуың да бетмәгән, яшең дә олы түгел, өйләнәсе абыең да бар, нигә ашыгасың?" - дидек. Айрат мәсьәләне кабыргасы белән куйды: "Әгәр ризалык бирмәсәгез, 30 яшькә кадәр өйләнмәм", - диде. Август аенда зурлап туй үткәрдек, аннан Айрат Казанга укырга, ә институтны бер ел алдан бетергән киленебез туган ягы Арчага эшкә китте. Әмма без бер шарт куйдык - Айрат укуын бетергәч, эшкә Актанышка кайтасыз, дип.
- Актанышка кайтканда миңа Айраттан башка бер таныш кеше дә юк иде. Хәзер генә бөтен Актанышны беләмдер кебек, чөнки килен булып төшкәнгә дә 39 ел вакыт үткән, - дип сүзгә кушыла Данилә ханым. - Шушы вакыт эчендә өч малай тәрбияләп үстердек, аларны укыттык, өйләндердек. Хәзер инде оныкларның бабакай-әбекәй дигәннәренә сөенеп яшибез. Айрат минем өчен бик яхшы ир булды. Миңа бервакытта да беркемнән дә авыр сүз әйттермәде. Шундый сүз бар бит: кияүгә чыккан хатын-кыз ирдә түгел, ир артында яшәргә тиеш. Мин гомерем буе шулай яшәдем. Айрат балаларга яхшы ата, оныкларга бик әйбәт бабай, гаиләбез өчен крепость булды. Эштә ул бик төгәл. Башлаган эшен җиренә җиткереп эшли, башкалардан да шуны таләп итә. Укымышлы, грамоталы, аның белән сөйләшүе рәхәт. Кешене тыңлый белә, әйбәт киңәшләр бирә. Минем өчен ул дус та, сердәш тә, туган да, ярдәмче дә булды.
- Киленебез Данилә дә Айрат кебек җитез, эшчән, тәвәккәл булып чыкты, - акыллы кайнана ихластан яраткан киленен мактый. - Аларның миңа күрсәткән тәрбиясен сөйләп кенә бетерә торган түгел. Карап торам да, болар бер дә картаймаганнар бит әле - әллә яшьтән үк спорт белән шөгыльләнгәнгә, әллә эшләре шундый булганга, әллә инде тигез тату тормыш иткәнгә микән, димен. Боларга кем Данилә әби, Айрат бабай дип дәшсен?! Шуңа сөенәм. Киләчәктә дә шулай сәламәт, яшь булып калсыннар.
60 яшь ул - ир-атның бөтен егәрен, куәтен, тәҗрибәсен күрсәтеп торучы җитди, саллы яшь. 13 ноябрь көнне алты дистәсен тутырган газизе - Айрат Сөнәгать улына атап Нәкыя әбинең чыгарган шигъри теләкләре барлык якыннары, аны белгән, хөрмәт иткән райондашларыннан уртак:
Шат күңелле булдыгыз гомергә.
Ачык йөзле булдыгыз һәркемгә.
Шушылай туганнарча аралашып
Яшик тагын бик күп ел бергә.
Хезмәт юлында бәяләнеп алгандәүләт бүләкләре:
2000 - ТР үзәк сайлау комитетының республикада сайлау сиситемасын үстерүдә керткән зур өлеше өчен Мактау кәгазе;
2000 - ТР Президент Аппараты җитәкчесе Рәхмәт хаты;
2003 - "Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда хезмәтләре өчен" медале;
2005 - "Казанның 1000 еллыгы истәлеге" медале;
2005 - Актаныш район администрациясе башлыгының Мактау кәгазе;
2006 - "Данлы хезмәте өчен" медале;
2006 - ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты;
2013 - Актаныш муниципаль район башлыгы Мактау кәгазе;
2015 - "Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада" истәлек медале.
Фаил Камаев, Актаныш муниципаль район башлыгы: Айрат Сөнәгать улы белән 15 ел бергә эшләп киләбез. Аның хезмәт даирәсе гади генә булмады: район Советы аппараты белән җитәкчелек итте, район Советы рәисенең урынбасары, "Бердәм Росссия" сәяси советы җитәкчесе булып эшләде һ. б. Бик зур тормыш тәҗрибәсе җыйнап, безнең политтехнолог булды. Бөтен сәяси вакыйгаларда ничек эшләргә икәнен өйрәтеп, укулар үткәреп, районның сәяси тормышында актив катнашты. Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсенә хезмәткә күчкәч тә, без аның ярдәмен тоеп, шушы өлкәдә туплаган тормыш тәҗрибәсе, белемнәрен файдаланып эшләдек.
60 яшь - ул ир-атларның өлгергән, тормышта зур практика туплаган чоры, яшьләргә төрле яклап үзенең белем-тәҗрибәсен бирә торган энергияле чагы. Айрат Сөнәгать улы һаман шулай егетләрчә нык калып, киләчәктә тагын да бергә эшләрбез дип өметләнәм.
Баязит Мөхәммәтов, Актаныш районының мактаулы гражданины: Айрат Сөнәгать улы белән бер чорда күп еллар эшләргә туры килде. Нинди генә вазифа башкарса да, тапшырылган эшкә җаваплылык белән карап, эшенең нәтиҗәлелеген булдырырга тырышты. Шуңа күрә хезмәтен югары органнар, җәмәгатьчелек югары бәяләде - Мактау кәгазьләре, башка бүләкләре шул хакта сөйли. Аннан, аның бик яхшы сыйфаты бар: ул да булса, кешелеклелек, кешеләргә ярдәмчеллек. Андый сыйфат гаиләдән киләдер: әтисе Сөнәгать - күп еллар Актаныш аэропортында башлык булып эшләде, кешеләргә игътибарлы булды. Әнисе Нәкыя - Актаныш районы үзәк китапханәсенең җитәкчесе, үз эшенең чын остасы иде. Туганнары да уңган-булганнар. Сеңелләре Кадрия - доцент, Нәзирә - биология фәннәре кандидаты. Тормыш иптәше Данилә, шулай ук, Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре дигән исемне йөртә. Алар бөтен район халкына үрнәк гаилә. Киләчәктә дә кешеләргә шулай бар яклап үрнәк булып калсыннар.
Рәүхәт Салихҗанов, Актаныш районының мактаулы гражданины, "Ташкын" ҖЧҖ җитәкчесе: Айрат Кәрамов төп тамырлары белән Байсарга килеп тоташа-әти-әниләре аның моннан. Үзе белән 45 еллап таныш. Эш сыйфатларына килгәндә, ул бик эрудицияле кеше, оста оештыручы, чын җитәкче. Эш дәверендә система законнарын безгә - халыкка җиткерүдә, район Советы аппаратында эшләгәндә, даими рәвештә халык белән эшләп, республика җитәкчелеге белән район арасында эшлекле элемтә урнаштыруда үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Кеше буларак, бик ярдәмчел. Спорт белән дә шөгыльләнгән кеше буларак, яшьләрне тәрбияләүдә роле зур булды.
Фәрит Салихов, дусты, элекке хезмәттәше: Айрат Сөнәгать улының спортта, комсомолда, партиядә, администрациядә тырышып хезмәт куйган чакларын яхшы беләм. Аеруча, илдә барган бик болганчык 1990-91 елларда аның белән якыннан торып эшләдек. Ул КПСС райкомының икенче секретаре иде. Шул чорда илдә барган сәяси ситуациягә төгәл, дөрес аңлап бәя бирергә, кешеләргә аңлата белергә кирәк иде. Айрат Сөнәгать улы Саратов югары партия мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлап кайткан иде. Үзенең ныклы әзерлекле, дөньяга аек караш белән дөрес бәя бирә торган кадр булуын ул шул вакытта күрсәтте. Кешеләрне һәрчак тыңлый, олыны-олы, кечене кече итә белде. Башлаган эшен җиренә җиткереп эшләде.
Илшат Фәрдиев, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директорыннан килгән телеграммадан:
40 елга якын хезмәт юлыгызны туган ягыбыз - Актаныш төбәген үстерүгә багышлап, сез районыбызның чын патриоты булдыгыз. Заман таләпләрен дөрес аңлап, зирәк акыл белән нәтиҗәле эш оештырып, үзегезне дәүләт хезмәтенең югары профессионалы итеп таныттыгыз. Җирле үзидарә реформасы чорында Актаныш районы муниципаль берәмлеген формалаштыруда да сез төп җитәкчелекне үз җилкәгезгә алдыгыз. Кешеләрне, район проблемаларын тирәннән аңлап белгән көчле җитәкче кадр буларак, сез миңа, әле ул вакытта яңа эшли башлаган район башлыгына зур ярдәмегезне күрсәттегез.
Хөрмәтле Айрат Сөнәгатович, юбилеегыз көнендә сезгә олы рәхмәтемне белдерәм.
Илдар Имамов, дусты, шахмат мәктәбе остазы: Мин Айратны үзем бишектә селкеткән кеше. Бәләкәй чагында бик еш чирли иде ул. Нәкыя апа әйтә иде, Илдар, ипине әйбәтләп чәйнә дә авызына сал, ипи ашаса, үсә ул, дип. Мин нәкъ шулай эшләдем инде. Ипи ашап, ныгыды, физкультура институтын бетерде, бүген әнә нинди зур юбилейга килеп җитте. Айрат, үскәнем, мин сиңа алдагы тормышта да ныклы булу, тормышның кыенлыкларын җиңү, балалар, оныклар белән спортта, мәхәббәттә яшәвегезне телим.
Фирдәвис Әхмәтов, сабакташы, "Лачын" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры: Айрат Сөнәгать улы - минем өчен бик кадерле кеше ул. Мәктәпне бетергәч, институтка керергә бергә имтиханнар бирдек. Тиздән аңа, сез I курска кабул ителдегез, дип хәбәр килгән, ә миңа, балларым хәтта югарырак булса да, юк. Шуннан Айрат үзе әйдәкләп мине Казанга алып барып, укырга чакыру турындагы онытылып җибәрелми калган кәгазьне табып бирде. Шуннан бирле, нәрсә булса да, тормышның нинди чоры булса да, без гел бергә. Укып бетереп кайткач, Актанышта тиздән Казан спорт мәктәбенең филиалы ачылды. Анда эшләгәндә алар Данилә ханым белән бергәләп, Актаныш тарихында беренчеләрдән булып, укучыларын Россия күләменә алып чыккан тренерлар булдылар - Саратов шәһәрендә җәйге күп төрле ГТО ярышларында (летнее многоборье ГТО) Россиядә VI урынны яулап кайттылар.
Хакимияткә килгәч тә, Айрат Сөнәгать улы борынын чөймәде, чабатасын түргә элмәде. Йомыш белән килгәндә иң элек аңа кереп киңәшә идек. Гади генә итеп аңлатып чыгара иде.
Зөлфия Усманова, хезмәттәше, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе баш хисапчысы: Без Айрат Сөнәгать улы белән 2013 елның октябреннән бергә эшлибез. Аны элегрәк тә белә идем - укыткан чагыннан, хакимияттә эшләгән вакыттан ук. Ул бик ярдәмчел, таләпчән, коллективта зур абруйлы, аны бөтен кеше хөрмәт итә. Айрат Сөнәгать улы безнең бар яшьләрне әйдәп-әйдәкләп бара. Хоккей, волейбол ярышларында катнаша. Коллективны берләштереп баручы шәхес. Әле алда тагын озак еллар бергә эшләргә язсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: