Актаныш

Мин гади бер авыл карчыгы, бәхетле карчык

Бәхетле димен - чөнки 5 балам, кияү-киленнәрем, 12 оныгым, 17 оныкчыгым "әнкәй!" дип өзелеп тора, хәлемне белешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Өем җылы - газ ягабыз, уты-суы кергән. Өстәлем тулы нигъмәт, пенсиямне дә вакытында китереп торалар. 5 балам үскән, картым Гиният белән корган нигезебезнең утын сүндермичә, тиздән 90ымны түгәрәкләячәкмен, Ходай кушса. Аллага...

Бәхетле димен - чөнки 5 балам, кияү-киленнәрем, 12 оныгым, 17 оныкчыгым "әнкәй!" дип өзелеп тора, хәлемне белешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Өем җылы - газ ягабыз, уты-суы кергән. Өстәлем тулы нигъмәт, пенсиямне дә вакытында китереп торалар. 5 балам үскән, картым Гиният белән корган нигезебезнең утын сүндермичә, тиздән 90ымны түгәрәкләячәкмен, Ходай кушса.
Аллага шөкер, 3 кыз туганым исән-сау. 1 апам, 2 сеңлем белән күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп торабыз. Тагын ни кирәк олы кешегә.
Тик яз айлары, бөек Җиңү көне якынлашканда күңелем урыннан куба. Үткәннәр - балачак, үсмер еллар искә төшә. Без кичергән авырлыкларны балаларыма, онык-оныкчыкларыма күрергә язмасын иде дип, намаз саен теләк телим.
Ә күргәннәр шактый булды. Миңа мәктәптә 2 генә ел укырга туры килде. Ни өченме? Чөнки әткәем сугышта, ә әнкәй бер караңгыдан икенчесенә фермада эшли, апайлар вак. Әнкәйне жәлләп, укуны ташладым. Көчемнән килсә дә, килмәсә дә әнкәйгә булышырга тырыштым. Беренче көлтә урып карауларым да әнкәй кече энемне имезергә туктагач булды. Буыннар ныгымас борын күтәреп симәнә ташулар, урак урулар - үсмер елларның авыр хатирәсе. Әле дә хәтердә: таң атар-атмас 10-15 кеше Әҗәкүлгә, яки Ямалыга симәнәгә дип чыгып китәбез, барып җитеп, орлыкларны алып, фатирда кунабыз, иртән иртүк тагын юлга. Өйгә кайтып кергәндә чабатабызның өсте генә кала торган иде. Күңелдә уелып калган тагын бер вакыйга: печән чабабыз, норма 50 сотый. Мин 75 сотый чаптым. Нормадан артса, 1 яки 2 кашык он бирәләр иде. Шул ике кашык онны тотып, 3 чакрым араны йөгереп кайткан идем. Кайтсам, әнкәем казан тутырып үләннәрдән аш пешереп йөри. Яшел үлән шулпасы өстенә шул онны сипкәч калкып менгән борчак-борчак умач әле дә күз алдымда.
Яшь чак - җүләр чак, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Арып-талып печән чабып, яки урак урып кайтабыз. Югыйсә, җеп өзәрлек тә хәл калмый кич. "Вичер"га чыгасы килә. Чөнки биергә ярата идем. Аннан гармунчы егет Гиният тә иптәш кызларыма "Гөлчирәне алып килмәсәгез, уйнамыйм", - ди икән. Үзенчә күзе төшүе булгандыр. Шулай беребез гармунда уйнап, икенчебез биеп, беребезне беребез табышып, матур итеп 8 ел йөреп, 1949 елда гаилә кордык. 57 ел бергә матур гомер иттек. 10 ел каенана-каената белән, тагын 5 ел чыбык очы туганыбызда өйдәш булып (авыр еллар, үз йортыңны тиз генә җиткерәм димә), ниһаять, үзебезнең нигезне булдырдык. И-и-и, ул вакыттагы куануларыбыз. Картым Гиният җир кешесе - гомере буе тракторда эшләде. Бик күп мактау, бүләкләргә лаек булды. Әле пенсиягә чыккач та 7 ел шул трактор мастерскоенда каравылда торды.
Матур яшәдек, дип сөенеп әйтәм. Чөнки картымның 5 ир туганы, апасы, килендәшләрем белән тату яшәдек. Каенанам-каенатам да бик яраттылар үземне. Каенатам мәрхүм "яраткан киленем", дия торган иде. Каенанамның соңгы елларда күзе сукырайды. Кул арбасы белән утыртып алып килеп, берәр ай карый торган идек. Үземнең туганнарым белән дә серләребезне дә, эшләребезне дә уртаклашып яшәдек. Туганнарымның балалары да миңа, ни хикмәттер,"әнкәй", дип дәшәләр. Юри генә санаган идем, 53 кеше "әнкәй", дип дәшә икән.
Биергә яратам, дидем инде. Әле картым исән чагында, эш-көшләрне бетергәч, ул гармунда уйнар, ә мин биер идем. Әле кайчак килендәшләрем Закира белән Хөллия дә керә, рәхәтләнеп өйдә "вичер" ясый идек. Күңелле вакытлар. 13 ел сабантуйларда, бәйрәмнәрдә парлап сәхнәдә булдык. Бик күп грамоталар белән бүләкләндек. 2013 елда үзешчәннәрнең "Асылташ" конкурсында "Иң өлкән асылташ" исеменә лаек булдым. Тик картым гына 13 ел элек үлеп китте.
Тагын икенче яраткан шөгылем- чаңгыда йөрергә яратам. Әле быел да Гиниятем күптән ясап биргән чаңгыларымны киеп урман-кырларны әйләнеп кайттым.
Әйе, авыр вакытларда яшәдек, ачлы-туклы балачак, яшьлектәге авыр кул эше, бала үстергән вакытлар бер мизгел кебек үткән дә киткән. "Авыр булса да, матур яшәдек, Ходаема шөкер", - дим.
Бер мин генә түгел, авылы белән, ил белән шулай яшәдек.
Аллага шөкер! Сәламәтлегемнән зарланмыйм. Җомга саен мәчеткә барабыз. Урман-кырларга чыгарга, җиләк-җимеш, дару үләннәре дә җыярга вакыт табам.
Минем бу истәлекләремне укыгач, яшьләр, безгә дә җиңел түгел инде, һәр заманның үз авырлыгы, диярләр. Тик шуны гына әйтәсем килә - берүк сугыш афәтләре күрергә язмасын, туганлыкның, бер-берегезнең кадерен белеп, шөкер итә белеп яшәсәгез иде. Гомер бер генә һәм ул бик тиз уза икән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: