Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Миңнеханов алты яшьлек малайның янгын сүндерү частенә бару хыялын чынга ашырган.

Малай автоцистерналар руле артына утырды, автобаскычларның ничек көйләнүен карады һәм бүләккә алтын янгын сүндерүче каскасын алды.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүе буенча, Рөстәм Миңнеханов Алабугада яшәүче алты яшьлек малайның янгын сүндерү частендә булу хыялын чынга ашырган.

26 декабрьда Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” акцясенә кушылып чыршыдан балаларның Яңа ел теләкләре язылган өч открытка алган иде. Чаллыда яшәүче малай самолет кабинасына булырга хыяллануын язган. Нурлаттан җиде яшьлек малай планшет сораган. Ә Алабугада яшәүче алты яшьлек Данис янгын сүндерү частенә эләгергә теләвен язган.

Бүген Данис, әнисе һәм энесе Әмир белән администрацияга килделәр. Аларга Татарстан Президентыннан татлы бүләкләр һәм спорт белән хәзерләнү җайланмасына сертификат тапшырдылар.

Алар бергәләп 75нче янгын сүндерү - коткару бүлегенә киттеләр. Экскурсия диспетчерлыктан башланды. Анда Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министырлыгы хезмәткәрләре шалтыратулар кабул итә. Килгән кунакларга техниканы, янгын сүндерүчеләрнең киенүен, каравыл тәртибе турында сөйләделәр.

Малай янгын автоцистернасы йортүчесе урынында була, сигнал бирә торган җайланманы сынап карый алды, аның ярдәмендә әнисен Яңа ел белән котлый. Даниска иң ошаганы автобаскычлар була. Часть территориясендә поддонда сыеклык яна башлый, аны тиз арада юк итәләр.

Азактан, малайга чын алтын янгын сүндерүче каскасын һәм янгын автобаскычының кечерәйтелгән күчермәсен бүләк иттеләр. Әлеге гаилә яши торган фатирда янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар куярга сүз бирделәр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев