Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Миңнеханов Covid-19 очраклары арту фонында планлы медицина ярдәмен сакларга кушты

ТР Президенты медицина хезмәткәрләрен дарулар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артуга да карамастан, медицина учреждениеләре агымдагы эшчәнлеген сакларга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять киеренке булса да, контрольдә тотарлык. Планлы эшчәнлекне саклап, хастаханәләрдә пациентларны тиешле сандагы урыннар белән тәэмин итәргә кирәк», - дигән йөкләмә бирде ТР Президенты.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен 1,2 мең резерв урын әзерләнүен әйтте.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен дарулар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте. «Дарулар җитәрлек булырга тиеш. Медицина хезмәткәрләрен саклану чаралары белән тәэмин итү мөһим», - дип искәртте республика Президенты.

Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов шулай ук волонтерлар эше белән дә кызыксынды. Ул яңа коронавирус инфекциясенә тиз бирешә торган өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлык ярдәме күрсәтүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Президентка волонтерлык пунктларының үз эшен дәвам итүен әйттеләр. Җәмәгатьчелеккә медицина ярдәме сорап кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында кабат искәртергә кирәк, дигән йөкләмә бирде Рөстәм Миңнеханов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев