Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте

Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.

Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте. Президент 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды. Анда ул Татарстан халкына ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итә.

«Хөрмәтле ватандашлар! Бүгенге көндә шундый начар чир бар. Безгә үзебезне, якыннарыбызны сакларга кирәк. Өйдә, гаиләгездә булыгыз. Өлкәннәр «Сакланганны Аллаһ саклый», дигән. Безгә бу вакытларны түзәргә кирәк. Безнең республика күләмендә кирәкле барлык эшләр эшләнә. Анысы өчен борчылырга кирәк түгел», — дип мөрәҗәгать итә Президент.

Реклама

Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.

«Коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Минем үтенечем — бу хәлгә аңлап каравыгызны сорыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев