Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Миңнеханов: Коронавируска каршы Россия вакциналары үзләренең нәтиҗәле булуын раслады

ТР Президенты прививка кампаниясен нәтиҗәле үткәрү буенча Россиянең башка төбәкләрендәге тәҗрибәне өйрәнергә кушты.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүгенге көндә татарстанлыларга коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән ике вакцина тәкъдим ителә, алар үзләренең нәтиҗәле булуын раслады.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә республикада вакцинация кампаниясенең ничек узуы хакында сөйләде. Ул бүгенге көндә Татарстанда 124 меңнән артык кешенең прививка ясатуын, шуларның 50 меңе 60 яшьтән узган кешеләр булуын искәртте.

«Барыннан да элек әлеге категориягә караган гражданнар белән эшне көчәйтергә кирәк, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр коронавируска тизрәк бирешә. Шунысы кызганыч, алар бу чирне бик авыр кичерә», — диде республика Президенты.

Бүгенге көндә Татарстанда, фельдшер-акушерлык пунктлары, сәүдә үзәкләре, зур предприятиеләр һәм күчмә медицина комплекслары базасындагы 50 мобиль пунктны да кертеп, 153 прививка пункты эшли. Вакцинациягә дәүләт хезмәтләре порталы, 122 бердәм номеры, медицина учреждениеләренең call-үзәкләре һәм Күп функцияле үзәкләр аша язылырга мөмкин.

«Башка төбәкләрдә нинди формалар барлыгын, әлеге эшне ничек тагын да нәтиҗәлерәк оештырып булуын карарга кирәк», — диде Президент.

Ул шулай ук халыкка вакцинация һәм әлеге процедураның ничек, кайда үткәрелүе турында мәгълүмат бирергә чакырды. «Кешеләрне мәҗбүр итәргә кирәкми, без аларны инандырырга, сөйләргә, күрсәтергә тиеш. Мин республикада 120 меңнән артык кешенең вакцинация узуы хакында рәсми рәвештә белдерә алам. Әлегә нинди дә булса проблемалар ачыкланмады. Россия вакциналары үзләренең нәтиҗәле икәнлеген күрсәтте», — диде Президент. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев