Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Миңнеханов Путинга экологик проблемаларны хәл итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Президенты экологияне саклауда республиканың зур предприятиеләренең ролен билгеләп үтте.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның «Экология» илкүләм проектында катнашуы төбәккә мөһим экологик проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Казанда узган уртак утырышында хәбәр итте.

«2019 елда Татарстанның Урман хуҗалыгы һәм Экология министрлыгы тарафыннан зур эш башкарылды. Илебез Президенты тарафыннан илкүләм проектларда билгеләнгән бурычлар халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Яхшы суга, урман массивына ия булмаган, барлык экологик таләпләр үтәлмәгән очракта, 78 яшькәчә гомер озынлыгын ничек тәэмин итәргә? Без федераль ярдәмнән башка бу мәсьәләләрне хәл итә алмыйбыз», - диде ТР Президенты.

Спикер «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны «ил җитәкчесе дәрәҗәсендә моңарчы күрелмәгән карар» дип атады. «Экология» илкүләм проекты тормышның барлык мөһим якларына да — урманнарны, чиста һаваны саклау, халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү, Иделне савыктыру, I–II класслы калдыклар белән эш итү өчен инфраструктура булдыру һәм башка өлкәләргә дә кагыла. Бу проектларны гамәлгә ашыру ил һәм төбәк бюджетларына зур йөкләмә булып төшә.

«Әмма мондый карарлардан башка илне үзгәртү мөмкин түгел. Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бездә экологик проблемаларны хәл итү мөмкинлеге туды. Экология юнәлеше теләсә кайсы төбәк өчен, шул исәптән безнең өчен дә бик мөһим», — диде ул.

Ул шулай ук экологияне саклауга үз акчаларын салган республиканың зур предприятиеләренә рәхмәт белдерде. Бу - «Татнефть», «ТАИФ», КАМАЗ һәм башка компанияләр төркеме.

«Без сәнәгать, техноген республика. Без, һичшиксез, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы контролендә булачак сәнәгать объектлары исемлеген киңәйтәчәкбез», — диде ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев