Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Министрның Актанышка тәүге сәфәре

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 23 гыйнвар көнне Актанышка килде. Аны район башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды. Район Советының киңәшмәләр залында үткәрелгән сөйләшүдә ике арадагы хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде, яшел хәзинәне арттыру, булганын саклап тоту турында эшлекле тәкъдим-фикерләр алышынды.

 

Равил Афраим улының безнең якларга тәүге тапкыр килүе икән. Беренче тәэсирлэре уңай: авылларның урнашу үзенчәлекләренә, табигать байлыгына игътибар итәргә өлгергән. Шушы матурлыкны тагын да арттыру, яшелләндерү буенча максатлар билгеләнүен әйтеп узды.

undefined

Актаныш – республикада юллар читендәге посадкалары белән дан тоткан бердәнбер райондыр, мөгаен. Аны, гадәттә, авыл җирлекләрендә өмәләр уздырып, чистартып, агач төпләрен агартып торалар. Менә шушы эшләрне башкаруда район башлыгы министрдан финанс ярдәме сорады.

– Сезнең фикерләрне тыңларга, эшләрне бергәләп башкару турында килешергә дип килдем. Саклау зоналарын – агачлар утыртылган посадкаларны хуҗасыз калдырмау турында коллегия утырышында да сүз алып бардык. Чыннан да, халыкка яшеллек кирәк, Урманнар – аерым бер планета ул. Алар яшь, караулы һәм хуҗалы булырга тиеш. Бу юнәлештә эш башладык. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан һәрбер районда истәлекле посадкалар ясау тәкъдиме белән  чыктык, – дигән фикерләрен җиткерде министр.

undefined

Тиздән яз җитәчәк. Янгын куркынычы артачак. Равил Кузюров Актанышлылардан урманнарны уттан саклау юнәлешендә профилактика чараларын көчәйтүне сорады.

Район җитәкчелеге исә, үз чиратында,  Югары Богадыдагы питомникка техника белән ярдәм итү, урман хуҗалыгыныкы булган җирләрдән файдаланган очракларда килеп чыккан кайбер проблемаларны чишүдә булышу кебек үтенечләрне дә министрга җиткерде.

Соңыннан министр, урманчылар, район башлыгы җитәкчелегендә объектларны карап чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев