Актаныш

Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап

Мәскәүдә Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап дөнья күрде. Якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап Казан Кремлендә "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясеннән тәкъдим ителде. Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты директоры, "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясе...

Мәскәүдә Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап дөнья күрде. Якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап Казан Кремлендә "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясеннән тәкъдим ителде. Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты директоры, "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясе проекты авторы Валентин Юркин, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. "Молодая гвардия" нәшриятында басыла торган "Жизнь замечательных людей" сериясендә чыккан бу китап - нәшриятның яңа проекты. "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." дип аталган яңа шәлкем соңгы ун елда гына басыла башлаган һәм ул бүгенге көндә дә исән кешеләргә багышлана.
Китапның авторлары - Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина. Чарага журналист Игорь Цыбульский килә алмаган, автордашы Нурсөя Шәйдуллина үз фикерләре белән уртаклашты: "Бу сериядә китап язу җаваплы, мактаулы, кызыклы эш булып чыкты. Сериядә алдан ук билгеле язу тәртибе бар - кешенең туган вакытыннан алып бүгенгесенә кадәр тормышын хикәяләү. Вакыйгаларның хронологик тәртиптә баруы зарур. Сюжет билгеле кебек, тик гади генә итеп язып булмауны аңладык, һәм безнең бурыч кыенлашты, чөнки Татарстанның беренче Президенты шәхесе искиткеч үзенчәлекле, аның гамәлләре киң колачлы. Бер кешенең тормыш юлында республика, илнең әһәмиятле вакыйгалары тупланган булып чыкты. Шуңа күрә безгә Татарстан, Россия тарихын җентекләп өйрәнергә туры килде."

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: