Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы Михаил Козловский вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре белән хушлашу Актерлар йортында 22 гыйнварда булачак. Узган төндә 64нче яшендә авырудан соң танылган Россия фоторәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды. Михаил Козловский белән хушлашу 22 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Актерлар йортында - Щапов урамындагы 37нче йортта була. "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 2014 елда Татарстан...

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре белән хушлашу Актерлар йортында 22 гыйнварда булачак.
Узган төндә 64нче яшендә авырудан соң танылган Россия фоторәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды.
Михаил Козловский белән хушлашу 22 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Актерлар йортында - Щапов урамындагы 37нче йортта була.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 2014 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган фоторәссам Михаил Козловскийга дәүләт бүләген - "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән һәм дәүләт хакимияте органнарында күп еллар дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек өчен, М.Козловскийны "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләү турында Указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.
Михаил Козловский 1992 нче елдан Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Моңа кадәр 10 елдан артык "Советская Татария", "Вечерняя Казань" һәм "Известия Татарстана" газеталарында фотохәбәрче булган.
Ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган, аның фотоархивын ясаган фоторәссам.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев