Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Минзәлә муниципаль районы матбугат хезмәте яза: Актанышның алгарышы

Ярты ел күрсәткечләре буенча Актанышта терлекчелектән безнекеләргә караганда өч тапкыр күбрәк керем алганнар. Актаныш басуларында күкрәп үскән арыш, көзге бодай, инде икенче тапкыр чабылган, өченчесе гөрләп үсеп килүче козлятник басуында булгач, биредә терлекчелекнең нигезен тәшкил иткән игенчелек технологиясенең нинди югары дәрәҗәгә күтәрелгәнлеген аңлыйсың. Район хакимияте башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә агрофирмалар,...

Ярты ел күрсәткечләре буенча Актанышта терлекчелектән безнекеләргә караганда өч тапкыр күбрәк керем алганнар.
Актаныш басуларында күкрәп үскән арыш, көзге бодай, инде икенче тапкыр чабылган, өченчесе гөрләп үсеп килүче козлятник басуында булгач, биредә терлекчелекнең нигезен тәшкил иткән игенчелек технологиясенең нинди югары дәрәҗәгә күтәрелгәнлеген аңлыйсың.
Район хакимияте башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә агрофирмалар, хуҗалыклар җ и т ә к ч е л ә р е н е ң , агрономнарының Актаныш басуларында йөрүе хозурлану өчен түгел, ә урак алдынан гектарыннан 40-45 центнер ашлык бирергә сәләтле басуларны күреп, быел көз үк - киләсе ел уңышына нигез сала башлаганда уйланырга этәргеч бирү иде. Район делегациясен озатып йөргән Актанышның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дәниф Харисов, безнекеләргә орлык (документлаштырылган) яңартуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Билгеле, бушка түгел.
- Күршеләргә ярдәм итәргә без әзер, - дигән сүзләрен делегацияне каршы алган район башлыгы Фаил Камаев раслап баш каккач, килешүләрне конкрет адымнар белән ныгытасы гына кала.
Актанышлылар бу алгарышка дистә еллар баш күтәрмичә эшләп (авыл хуҗалыгы идарә се җ итәкчесе фермалар арасында гына түгел, орлык, технологияләр эзләп Россияне гизгән) ирешкәннәр.
Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Юрий Исламов йомгаклау утырышында әйткәнчә, бездә яңа технологияләрне башлап һәм ташлап йөргән арада күршеләр үрнәк булырлык дәрәҗәдә алга киткәннәр.
Бу юлларда тасвирланган фактлар, яңалыкларны җитәкчеләр күрде, ишетте инде. Әмма аны тормышка ашыру өчен бригадирлар, механизаторлар, хәтта фермерларның да аңларга тырышуы кирәк. Яңа Маҗын фермерлары Актаныштагы дуслары белән аралашып кына калмый, файдалана да инде.
Актанышта һәр сорт орлыкны үз басуларында сынап карыйлар. Иң гаҗәпләндергәне - һәр хуҗалыкта 5-6 сорт чәчелгән орлыклар делянкасы бар. Шуңа, нигездә Татарстанда чыгарылганнардан тыш, Курган, Башкортстан, Пермь, Ульяновск (ул якларда орлык арзан да икән) якларыннан кайткан орлык белән эшлиләр. Икенчесе кредит ала-ала ашлама (бик кыйбат икәнлегенә тагын басым ясадылар) бик аз кертелә. Ә биологик чараларны күбрәк кулланалар. Корылык вакытында яфрак (тамырдан тыш) аша тукландыруга өстенлек бирелә. Быел өч тапкыр тукландырырга өлгергән басулар булган. Акча турында сүз чыккач әйтеп китәм: хуҗалыкчан юл белән саклап килгән акчаларын хезмәт хакына (безнекеләрдән әлләни күп түгел, әмма вакытында бирелә, төрле түләүләр дә башкарыла) гына түгел, хуҗалыкларның техник базасын яңартуга (быел өч хуҗалык яңа комбайн алган), эш шартларын җиңеләйтүгә (һәр хуҗалыкның үзәк паркында автомойка бар, ашханәләр, терлекчеләр йорты элеккедән сакланып калган) тотыла.
Күпьеллык үләннәрнең төрлесе бар. Аларның барысын да җәен (икенче культура астына түгел) чәчәләр. Дүрт елдан соң люцерна җирен сөреп, тамырларын бетерү өчен биологик эшкәртеп, икенче елны иген культураларыннан зур уңыш алалар. Күпьеллык үләннәрнең барысының да беренче кат чабылганын (козлятникны май ахырында ук) сенажга салалар.
Терлек азыгы өчен рапстан тыш тарыны киң куллана башлаганнар. Борчак турында әйткән дә юк инде. Мыеклысы да, элеккеге сортлары да җитәрлек. Азык катнашмасында 7 төрле орлык бар (бездә дүрттән артмый). Мул сөткә терлеккә баланслы азык ашатып ирешәләр. Шулай икәнен раслау өчен читкә барып силосларын, сенажларын махсус лабораториядә тикшерткәннәр. Быел шул лабораторияне (бик кыйммәтле) үзләре алачаклар. Безгә әйттеләр - тикшертү өчен минзәләлеләр дә килә ала. Тагын бер кабатлыйм: Минзәләдә күтәрмәгә калган хуҗалыкларны икенче кулларга биреп тынычлансак, авыр елларда колхозларны ООО итеп үзгәртеп, Актанышта алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, алдынгы технологияләр мәйданчыгына әйләнгәннәр. Безгә әллә кая йөрисе юк, аларның ярдәменә таянып, алга баруны тизләтергә генә кирәк. Бу юлда иң мөһим фактор - инвесторлар яңа технологияләргә, орлыкка акча кысмасыннар иде. Иманым камил, финанс кысылмаса, безнекеләр актанышлылардан ким булмыйча эшли алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев