Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Минзәләдә балыкчы боз астына киткән (+фотолар)

Әлеге хәл кичә төштән соң, сәгать 3ләр тирәсендә булган. Коткаручылар килгәндә балыкчы тәмам күшеккән була инде. Балыкчы ир-ат Минзәлә елгасында ярдан 250 метрлап ераклыкта боз астына киткән. Коткаручылар килеп җиткәнче ул шулкадәр нык туңган, хәтта селкенә алмас дәрәҗәгә җиткән була. Үзлегеннән хәрәкәтләнә алмаган балыкчыны аркан һәм баскычлар ярдәмендә ярга чыгаралар....

Әлеге хәл кичә төштән соң, сәгать 3ләр тирәсендә булган. Коткаручылар килгәндә балыкчы тәмам күшеккән була инде.
Балыкчы ир-ат Минзәлә елгасында ярдан 250 метрлап ераклыкта боз астына киткән. Коткаручылар килеп җиткәнче ул шулкадәр нык туңган, хәтта селкенә алмас дәрәҗәгә җиткән була.
Үзлегеннән хәрәкәтләнә алмаган балыкчыны аркан һәм баскычлар ярдәмендә ярга чыгаралар. Аягына баса алмаган балыкчыны, ашыгыч ярдәм машинасы ул урынга үтеп керә алмаганлыктан, янгын сүндерү машинасында хастаханәгә озаталар. Ул реанимация бүлегенә салына.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50966-minzәlәdә-boz-astyina-kitkәn-balyikchyinyi-kotkargannar-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев