Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Минзәләдән "Ты супер!" тамашасы финалистына фатир бүләк иттеләр

Меценатлар акчасына сатып алынган фатирда Данила Новиков өчен тавыш яздыру студиясен җиһазландырачаклар.

НТВ каналында Минзәләдән 14 яшьлек Данила Новиковның "Ты супер!" халыкара вокаль бәйгесенең дүртенче сезоны финалына чыккач, хыялы тормышка ашты. Ул бүләккә бер бүлмәле фатир һәм тавыш яздыру өчен җиһазлар алды.

«Районнан ноутбук бүләк ителәчәк, ә меценатлар аңа фатир сатып алдылар. Сату-алу килешүе төзелгән инде, Данила - торак милекчесе. Шәһәр үзәгендәге бер бүлмәле фатир,  егет укый торган мәктәптән ерак түгел,” - дип хәбәр итте Минзәлә муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина.

Спикер билгеләп үткәнчә, бу җиңү көтелгән иде. Талантлы яшь кеше төрле конкурсларда катнашып, берничә тапкыр җиңү яулады. Егет әбисе һәм әбисенең әнисе белән шәхси йортта яши. Яңа фатирда тавыш яздыру студиясе җиһазланачак, моның өчен республика акчасына микшер сатып алынган инде.

"Гаилә 120 квадрат метр мәйданлы яхшы шәхси йортта яши, Данилның үз бүлмәсе бар, алар үз хуҗалыгын тоталар. Яңа фатир ачкычын  район башлыгы катнашында тантаналы шартларда тапшырырга планлаштырабыз", - диде Хәбибуллина.

Даниланы әбисе үстергән. Әнисе авариядә һәлак булган, ә әтисе улы тормышында катнашмаган. Әби үзен бала тәрбияләүгә генә түгел, ә аның талантын үстерүгә дә зур игътибар биргән. Тамашадагы чыгышын оныгы нәкъ менә яраткан әбисенә багышлады. Чирекфиналда малай Киркоровның «Марина», ярымфиналда «Держи», ә финалда «В краю магнолий» җырларын башкарды.

Егет призлы урын алмаса да, мактаулы диплом һәм Леонид Агутинның  музыкаль белем бирү форумына чакыру алды. Шулай ук 18 яшькә кадәр ул "Ты супер!” степендиясен алып торачак. Проект барышында Данилга 15 яшь тулды.

“Ты супер!” ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен халыкара вокал тамашасының дүртенче сезоны  сентябрь аенда узды. Анда 9 илдән - Россия, Украина, Беларусь, Грузия, Абхазия, Кыргызстан, Молдова, Әзербайҗан һәм Эстониядән 58 бала катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев