Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МИРЗАНУР МӨХӘМӘТДИНОВка 55 яшь

Иске Кадермәт авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче кадерле әтиебез МИРЗАНУР САБИРҖАН улы МӨХӘМӘТДИНОВка 9 декабрьдә 55 яшь. Хезмәт юлын шофер булып башлап, хәзерге көндә дә шул һөнәренә тугры калып, менә инде 35 елдан артык ул рульдә, үзе сайлаган юлдан тайпылмый алга бара. Сабыр холкы, киң күңеле белән күпләрнең ихтирамын...

Иске Кадермәт авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче кадерле әтиебез МИРЗАНУР САБИРҖАН улы МӨХӘМӘТДИНОВка 9 декабрьдә 55 яшь. Хезмәт юлын шофер булып башлап, хәзерге көндә дә шул һөнәренә тугры калып, менә инде 35 елдан артык ул рульдә, үзе сайлаган юлдан тайпылмый алга бара. Сабыр холкы, киң күңеле белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезне туган көне белән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез! Без синең һәрвакыт сәламәт, бәхетле булуыңны телибез. Безгә яхшы тәрбия, белем биргәнең өчен рәхмәт сиңа. Безнең
шатлыкларга куанып, әни белән тигез гомер кичерегез.
Дөнья мәшәкате җиңел миңа,
Син булганга "арка терәгем".
Таянычы булып балаларның,
Озак яшә - шундый теләгем.
Арып-талып, ерак юллар узып,
Кайткан чакта өйгә ашкынып,
Исән йөрүеңне теләп, көнен-төнен
Көтүчең бар сине сагынып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев