Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мишәдә батучы баланы коткарырга кергән яшүсмер үзе батып үлгән

Кичә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Шаһитлар сүзләреннән ачыкланганча, 9 яшьлек малай елгада ата-анасыннан башка коенган. Ул бата башлагач, беренче булып Колай урта мәктәбенең 14 яшьлек укучысы ярдәмгә...

Кичә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Шаһитлар сүзләреннән ачыкланганча, 9 яшьлек малай елгада ата-анасыннан башка коенган. Ул бата башлагач, беренче булып Колай урта мәктәбенең 14 яшьлек укучысы ярдәмгә килгән.
Әмма 9 яшьлек малай каушап, коткаручысын батыра башлаган.
Бераз вакыттан соң аларны ике ир-ат күреп алган. Беренче булып 9 яшьлек малайны ярга чыгарганнар, ә яшүсмерне таба алмаганнар.
"15 волонтер Мишә елгасын тикшереп чыга, әмма нәтиҗә булмый", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
17.16 сәгатьтә яшүсмернең үле гәүдәсен ярдан 8 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектән Казан водолазлары табып ала.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15272

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев