Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мисырдагы туристлар Татарстанга кайчан кайтачак?

Ике тәүлек эчендә сәяхәт итүче 800 татарстанлыны өйләренә кайтарачаклар. Киләсе ике көндә 800дән артык турист Мисырдан Татарстанга кайтырга тиеш. Аларны Россия авиакомпанияләренең биш рейсы ярдәмендә кайтарырга җыеналар. Бүген моның турында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте. - Әйдәгез, Мисырдагы турларның уртача озынлыгыннан чыгып, эш йөртик. Алар, гадәттә,...

Ике тәүлек эчендә сәяхәт итүче 800 татарстанлыны өйләренә кайтарачаклар.
Киләсе ике көндә 800дән артык турист Мисырдан Татарстанга кайтырга тиеш. Аларны Россия авиакомпанияләренең биш рейсы ярдәмендә кайтарырга җыеналар. Бүген моның турында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте.
- Әйдәгез, Мисырдагы турларның уртача озынлыгыннан чыгып, эш йөртик. Алар, гадәттә, ике атнадан артмый. Шулай итеп, күпчелек татарстанлыны без киләсе ике атнада өйләренә кайтарачакбыз. Әлбәттә, искәрмәләр дә булырга мөмкин, - дип белдерде ашыгыч брифингта министр урынбасары Николай Суржко.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, мәҗбүри рәвештә беркемне дә алып кайтмаячаклар.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50691-misyirdagyi-turistlar-tatarstanga-kaychan-kaytachak?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев