Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Митрополит Феофан татар телен укыту буенча фикерен белдерде

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан «Эфир» каналында республика мәктәпләрендә татар телен өйрәтү мәсьәләсенә карата мөнәсәбәтен җиткерде. Рус православ чиркәве башлыгы белдерүенчә, аңа күп еллар төрле илләрдә үткәргән һәм аралашу өчен еш кына телләр өйрәнергә мәҗбүр булган. «Әлбәттә, әгәр без биредә яшәсәк һәм даими аралашсак, татар телен өйрәнергә кирәк, - диде...

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан «Эфир» каналында республика мәктәпләрендә татар телен өйрәтү мәсьәләсенә карата мөнәсәбәтен җиткерде.
Рус православ чиркәве башлыгы белдерүенчә, аңа күп еллар төрле илләрдә үткәргән һәм аралашу өчен еш кына телләр өйрәнергә мәҗбүр булган.
«Әлбәттә, әгәр без биредә яшәсәк һәм даими аралашсак, татар телен өйрәнергә кирәк, - диде митрополит Феофан. - Сүз уңаеннан, безнең Казан семинариясендә, ә хәзер рухи академиядә татар телен өйрәнү буенча зур белгечләр бар иде. Хәтта семинариядә бу тел өйрәнелде. Хәзер дә курслар булырга тиеш. Телне белү - яңа белемнәр, элемтәләр дөньясына ишек», - дип белдерде Татарстандагы Рус православ чиркәве башлыгы.
Митрополит ассызыклавынча, тел мәсьәләсен сәяси көрәш коралына әйләндерергә кирәкми. Менә бу бик мөһим.
Татар теле укыту методикасын үзгәртергә кирәк, дигән җәмәгатьчелек фикеренщ карата митрополит Феофан үз фикерен белдерүдән баш тартты. Бу сорауны ул закон чыгару органнарына һәм нормативларга калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев