Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мизгелләрне мизгелгә ялгаучы ак күңел

- Рәмилә, син кирәк!!! Якыннарыннан, туганнарыннан, әти-әнисеннән, авылдашларыннан, хезмәттәшләреннән һәм үзенә гозере төшеп мөрәҗәгать итүчеләрдән көненә ничә тапкыр ишетә икән әлеге сүзләрне Рәмилә. Кулындагы бар эш-мәшәкатен читкә куеп, оча-йөгерә шәфкать туташы. Кыл өстендә торган гомерләр шулай яшәү җебенә бәйләнеп китә. Изгелекле, шәфкатьле булуына рәхмәт укыйлар аның. - Һәр кешегә дә...

- Рәмилә, син кирәк!!!
Якыннарыннан, туганнарыннан, әти-әнисеннән, авылдашларыннан, хезмәттәшләреннән һәм үзенә гозере төшеп мөрәҗәгать итүчеләрдән көненә ничә тапкыр ишетә икән әлеге сүзләрне Рәмилә. Кулындагы бар эш-мәшәкатен читкә куеп, оча-йөгерә шәфкать туташы. Кыл өстендә торган гомерләр шулай яшәү җебенә бәйләнеп китә. Изгелекле, шәфкатьле булуына рәхмәт укыйлар аның.
- Һәр кешегә дә сәламәтлек телим. Әти-әниләре исән, сәламәт булсын. Дөньяда сине иң яраткан кешеләр алар, сиңа яхшылык кына телиләр. Саклагыз, кадерләгез үзләрен. Балалар тәүфыйклы, иманлы булсыннар, чит-ятларга кайгы-хәсрәт күрсәтә күрмәсеннәр. Кешеләр, бер-берегезгә миһербанлырак булыгыз. Ачу алдан, акыл арттан йөри, диләр. Яшәве болай да бик катлаулы, - ди район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче Рәмилә Ханова.
Ярдәм сораучылар урынында якыннары, кадерле кешеләре дип уйлап, һәрвакыт ярдәмгә ашыга ул. Күркәм, тыныч холыклы, көчле ихтыярга ия Рәмиләнең үрнәк хезмәтенә, үзенә кемнәр генә сокланмый икән! Балалары, әниебез, ярый син бар әле, дисәләр, оныклар яраткан дәү әнинең кочагына ташлана, ә әнисе Сәбилә һәм әтисе Шәфигулла, "Аллага шөкер", ди. Яхшылык, игелек, сабырлык белән тормыш авырлыкларын җиңүләре белән дә үрнәк гаилә алар Такталачыкта, хөрмәтләре зурдан.
- Рәмилә апа, хатын-кыз, шәфкать туташы нинди булырга тиеш? - дип сорыйм.
- Хатын-кыз, иң элек, сабыр булырга тиеш. Якыннары, ире, балалары турында уйларга тиеш. Аның хөрмәте дә зур буладыр дип уйлыйм шул вакытта. Шәфкать туташы да шуңа якын. Авыру чире белән үзе генә кала, шәфкать туташы яхшы мөгамәлә белән киләчәккә өметен үстерә. Шул өмет белән чирен дә җиңә ул. Хастаханәнең кабул итү бүлегендә 2015 елның февраленнән - ачылганнан эшлим. Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары белән бергә эшли башладык. Алар безне бик якын итеп кабул иттеләр. Хәзер дә алар белән берлектә бик тату эшлибез. Өлкән фельдшер Филүзә Нугаева ашыгыч ярдәм бүлегенә дә, безнең якка да җитәкчелек итә. Без килгән авыруларга ярдәм итәбез, беренче ярдәм күрсәтәбез. Хастаханәгә ятучыларга, өйдә дәваланучыларга тәртипләрне аңлатып, кирәк табибларны чакырып, ярдәм күрсәтәбез. Иң башта авыруны без каршы алгач, без - хастаханәнең йөзен күрсәтүче шәфкать туташлары. Мөнәсәбәт йөзгә кызыллык килмәслек булырга тиеш, - ди ул.
Рәмилә Шәфигулла кызының 2 апрельдә гомер бәйрәме - аңа 50 яшь тула. Ярты гасырдан артык дәвам итүче олы мәхәббәтләренең беренче җимешләре Рәмиләгә әлеге язма әнисе Сәбилә һәм әтисе Шәфигулладан туган көн бүләге. Кызларының биш баласына әти дә, әни дә һәм эштә дә хөрмәтле булып яшәвенә сөенә алар. Сөенерлек тә! Моннан ике ел элек, аяз көнне яшен суккандай, Рәмилә апаның тормыш иткән яры Таһир абыйның гомере өзелә. Гомерләре буе балаларга берсе - физкультурадан, икенчесе башлангычтан белем бирүче, хәзер дә лаеклы ялда булуга карамастан, Такталачык авылында имам-хатыйп булып эшләүче әтисе, Чаллы шәһәрендә "Ак мәчет"тә дини гыйлем алып, авылда кыз балаларга дин сабаклары өйрәтүче, район үзәгендә - Җәмигъ мәчетендә Хәтем группасына йөрүче әнисе чарасыз - үзләре үк югалып калалар олы кайгыдан. Рәмилә нишләр, биш балага әтинең нәкъ кирәк вакыты, урам коткысына бирелеп, туры юлдан тайпылмаслармы? Уйлар... Борчулар... Чиге-чамасы булмый аларның ул вакытта.
Тормышта ачысын да, төчесен дә күргән, авыл халкына терәк һәм кирәк, киңәшче булып яшәүче Сәбилә апа һәм Шәфигулла абый белән сөйләшәм. Алар сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап, Рәмилә апа һәркайсыбызга үрнәк, дип, аңа сәламәтлек һәм бәхет телим.
- Безнең дә җебегәнлек көчле, каты итеп әйтәлмибез, дип, бик курыккан, чарасыз калган идек. Рәмилә үзен кулга алып, тәвәккәллеге, көчле ихтыяры белән балаларны җыеп, гаиләне берүзе алып китте. Кычкырмый да, ачуланмый да ул. Шаяруы да, җор теллелеге дә бар. Үткәреп әйтә белә, үтәми калып булмый. Укып, машинага утырды, Актанышка йөреп эшли. Өч баласы башлы-күзле, ике баланы аякка бастырырга кирәк. Өч сыер тота, үгезләр симертеп сата. Кош-кортын да әйткән юк. Таһирның туганнары да, без дә ярдәмгә киләбез. Әнисе төнгә эшкә киткәндә тугызынчыда укучы Раян бар эшне башкара. Раян - әнисенә булышчы, ярдәмче. Рәмиләнең терәге, - диләр.
Илнар Түбән Камада, Ләйлә Актанышта, Ләйсән Чаллыда үз гаиләләре белән яши, оныклар да дәү әниләре янына бик еш кайталар, һәммәсе ярдәмләшеп яши. Алия Алабугада икенче курста, биюче булырга укый, ялга кайтканда да авылда төрле чаралар үткәрә, бик актив. Раян да абыйсы үрнәгендә көрәшче, хоккей да уйный. Әтисе ягы да, әнисе ягы да көрәшчеләр нәселеннән шул. Сыната торганнардан түгелләр! Физкультура укытканда Шәфигулла абыйның авыл балалары белән һәр көнне укудан соң мәктәп спорт залында шөгыльләнүен авыл яшьләре бүген дә сагынып сөйли.
Олы бала буларак, Рәмилә сеңелләре Резеда белән Ранизәне, энесе Айратны тәрбияләп үстерүдә дә әти-әнисенә терәк була. Башлангыч белемне Иске Әлем башлангыч мәктәбендә әти-әнисеннән үзләштереп, җиденчегә кадәр укып, сигезенчене Такталачык урта мәктәбендә тәмамлап, Минзәләдә шәфкать туташы булырга укый кыз. Такталачык участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлап, хәзер үзәк хастаханәдә хезмәт куя. Әти-әнисенә дә, туганнарга да, балаларга да, оныкларга да таяныч ул бүген.
Нәни генә йөрәк, нәфис күңел нинди генә сынаулар аша узмаган да, үзендә көч табып, бар кешелекне җылытырлык рәхим-шәфкатькә ия булмаган! Сәбилә апа һәм Шәфигулла абыйның рәхмәтле күз яшьләре дә шул күңел җылысыннан саркып чыга. Таһир абыйның авыл мәчетен төзегән җирдән, көтмәгәндә, йөрәк белән, якыннарын калдыруы, хәзерге эшләп торучы мәчеттә дә ул куйган ярым айның авыл халкын изгелеккә дәшеп торуы, тәүлек дәвамында эшләп кайткан Рәмиләнең, өендәге бар эшен читкә куеп, чакыру белән авылдашларына ярдәмгә ашыгуы әти-әнисенең күз яшьләрендә хәтер һәм яшәү мизгелләре булып җемелди.
Рәхмәт сиңа, Рәмилә апа, әти-әниеңнән, туганнарыңнан, балаларыңнан, оныкларыңнан, хезмәттәшләреңнән, синең игелек һәм ярдәм белән үзләрендә яшәү көче тапкан райондашларыңнан! Синең барлыгың өчен рәхмәтле алар сиңа. Тормышта үзең булып кала белгәнең, шәфкатьле күңелең, изге җан булуың өчен сөенәләр алар! 50 яшьлек юбилеең белән сине! Сәламәт бул, кадерле кешеләреңнең кайгыртучанлыгын тоеп, бәхетле мизгелләрдә яшә, хезмәт уңышларына иреш. Ярый әле син бар бу дөньяда, дигән якыннарыңа һәрвакыт кирәк һәм терәк бул! Туган көнең белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев