Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ

Аның турында җырлар язалар, бөек поэмалар иҗат итәләр, бәйрәмен дә уйлап таптылар, ел саен йөзләгән китап, фильм, хәтта сериал багышлыйлар. Әлбәттә, фән дә аны читләтеп үтә алмый. Мәхәббәт турында фәннәр ни сөйли соң?

                        Әмма башта классиклардан цитата:

                        «Тыңла, Морти, кәефеңне төшерәсем килми, әмма кешеләр «мәхәббәт» дип атаган нәрсә хайваннарны үрчергә мәҗбүр итә торган химик реакция гына ул. Башта каты итеп бәрә ул, Морти, ә аннары акрынлап җуела да, сине уңмаган гаиләдә яшәргә калдыра. Минем шулай булды. Синең әти-әниең белән шулай булачак. Котыл бу боҗрадан, Морти. Өстенрәк бул. Фән белән шөгыльлән».

Рик белән Морти, 1 сезон, 6 серия

                        Баш миендә ниләр бара

                        Биология фәнендә һәм аеруча аның бер тармагы булган нейробиологиядә мәхәббәт баш мие эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе дип карала. Хайваннар эволюция кичергән арада барлыкка килгән ул.

                        Мәхәббәт ышаныч, ләззәт алу һәм әҗер алу механикаларына нигезләнә һәм зур ярымшарлар кабыгының эшчәнлеге белән дә, баш миенең иң борынгы элементларының берсе, исән калу өчен кирәкле элементар «йөгер», «аша», «кушыл» кебек реакцияләр өчен җавап бирә торган лимбик система эше белән дә тыгыз бәйләнгән.

                        Мәхәббәт озак вакытка исәпләнгән, ә еш кына гомер буена сузылган парларны барлыкка китерә, ике кешене бергә яшәргә һәм яңа буынны тудырырга һәм тәрбияләргә мәҗбүр итә. Аңлашыла ки, биологик төр өчен бу исән калу стратегиясе буларак бик отышлы юл. Яшь кешенең «борынына ис кергәч», йөрәк эзләнә башлый, төрле вариантлар пәйда була, симпатия механизмы ярдәмендә берсе сайлап алына, ә рухи бәйлелек, рухи кардәшлек ярдәмендә озакка исәпләнгән элемтә формалаша.

                        Болар барысы да гормоннар һәм нейромедиаторлар аркасында килеп чыга. Эстроген белән тестостерон бу химик марафонны башлап җибәрә; алга таба рәхәтлек һәм стресс гормоннары – дофамин, серотонин һәм адреналин – кемнең дә булса күңелгә хуш килүен хәл итә. Алар ярдәмендә бар игътибарыбыз бер кешегә юнәлә, аны күргәндә йөрәк дөп-дөп тибә башлый, аның турында уйлаган чакта ук җанга рәхәт булып китә. Окситоцин һәм вазопрессин дигән нейромодуляторлар исә тынычлык һәм ышанычлык хисен «барлыкка китерә», ә бу хисләр аша без сайлаган ярыбыз белән тагын да озаграк булырга, аның белән гаилә корырга тели башлыйбыз.

                        Бу өч механизм бер вакытта эшли ала, шуңа күрә кайчагында өч система өч төрле кешегә карата эш итәргә мөмкин. Әмма бу сирәк була, гадәттә, көчле рухи элемтә бер кеше белән формалаша.

                        Гашыйк = авыру

                        Мәхәббәтне бәйлелек яки хәтта наркомания белән чагыштырырга яраталар. Бу соң дәрәҗәдә уңышлы чагыштыру, чөнки сөю дә, наркотик матдәләр дә дофамин нейромедиаторының күпләп бүлеп чыгуына китерә. Наркотикка бәйлелекне дофаминны кыса торган дарулар ярдәмендә җиңеп була, димәк, шундый ук тәртиптә мәхәббәткә каршы чара да уйлап таба алабыз. Моннан тыш, мәхәббәтне обсессияле һәм компульсияле тайпылыш (ОКР) белән дә чагыштыралар, чөнки бу психик авыру вакытында күзәтелә торган симптомнар гашыйк булгач һәр кешедә диярлек кабатлана. Кыскасы, берәр төрле явыз дәүләттә мәхәббәт дигән күренешне юк итәргә теләсәләр, моның өчен кирәкле барлык чаралар, дарулар һәм инъекцияләр инде уйлап табылган.

                   Чыганак: Ялкын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев