Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мөхтәсибәт тормышыннан

Гыйнвар аенда Актаныш Җәмигъ мәчетендә истәлекле вакыйгаларны дәүләт дәрәҗәсендә искә алу җыелышы үткәрелде.

              Дәүләт җитәкчелеге белән онлайн киңәшмә булды. Татарстан Республикасы Президенты һәм Мәскәүдән килгән вәкилләр катнашында Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу вакыйгасын дәүләт дәрәҗәсендә рәсми төстә искә алып үтү турында сүз барды. 
            Аллаһ насыйп итсә, май аенда республикада зур чара үткәрелер дип көтәбез. Бу – бик зур вакыйга. Элекке бабайларыбыз 922 елда ислам динен рәсми кабул иткәннәр. Аңа кадәр гасырдан артык дин тотып, мәчетләр төзеп, намаз укыганнар. Ә дәүләт дәрәҗәсендә кабул итүгә 1100 ел вакыт. 
***
          Гыйнвар башында Җәмигъ мәчетендә балалар кышкы каникул чорында рухи сәламәтләндерү үзәкләре эшләде. Кышкы дини лагерьда ир-балалар иртән килеп, өйлә намазын укып таралдылар. Кыз-балалар өйләдән соң җыелып, икенде, ахшам намазлары укып, һәр көнне мәчетебездә булдылар. Дини гыйлем алдылар, әдәп-әхлакка өйрәнделәр.
***
            Гыйнварда архив эшчеләре белән очрашу булды. Фикер алышуда Алабуга шәһәреннән үзебезнең казыяткә караган Актаныш, Минзәлә, Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск шәһәре имам-мөхтәсибләре архив эшчеләре белән очраштылар, фикер алыштылар. Мәчеттә алып барылган документлар, истәлекле кәгазьләрнең ничек һәм кайда сакланырга тиешлеге турында аңлаттылар. 
           Мәчетләребездә исем кушу, никах уку женаза кенәгәләре алып барыла. Аларны саклау киләчәк буын өчен кирәк. Совет чорына кадәр хәзрәтләребезгә мөфтиләребез тарафыннан шәһадәтнамә бирелгән. Кем – мөәзин, кем – имам, кем – имам-хатыйб? 
             Бу шәһадәтнамәләр авылларда бүген дә бар. Мәсәлән, 1925 елда Күҗәкә авылы имамына мөфти Ризаэтдин Фәхретдинов тарафыннан бирелгән шундый документ сакланып калган. Аны да архивка тапшырып, гасырлар буе саклансын иде дигән теләгебез бар. 
            Кайсы авылларда шундый шәһадәтнамәләр бар, үзегезнең хәзрәтләрегез белән килеп, мөхтәсибәт һәм архив арасында төзелгән килешү нигезендә саклауга тапшырылсын иде. 
***
           26 гыйнвар көнне Актаныш район мөхтәсибәтендә Җәмигъ мәчетендә авыл имамнары белән чираттагы очрашу узды. Үткән елда башкарылган эшләрне барлап, 2022 елда куелган бурычлар барланды. 
Качкын авылыннан Шамил Сәүбән улы Сәүбәнов, Киров авылы имам-хатыйбы Флүс Касыйм улы Хуҗин, Усыдан Фоат Вагыйз улы Шакиров Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәратенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
             Уразайдан Айдар хәзрәткә, Татар Ямалыдан Назыйл хәзрәткә һәм Яңа Әлемнән Илшат хәзрәткә район мөхтәсибәтенең истәлек бүләкләре тапшырылды. 
             Алга таба да дини эшчәнлегебезне алып барырга насыйп булсын.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев