Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәктәп ашханәсендә запенканканы электр дреле белән болгатканнар

Бу хәлне төбәк прокуратурасы тикшергән.

Чукоткадагы Лаврентия авылы мәктәбенә укучыларның туклануын оештыру кагыйдәләрен бозган өчен штраф салганнар. Исең-акылың китәрлек, мәгариф оешмасында запеканка әзерләү өчен электр дреле кулланганнар. Бу хакта төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүне оештыру өчен эремчекле запеканка пешерү процессы сурәтләнгән фотография сәбәпче булган.

Реклама

"Лаврентия авылы мәгариф үзәге" оешмасында запеканка пешерү өчен эремчек массасы әзерләгәндә санитар-эпидемиологик нормалар һәм кагыйдәләрне бозу ачыкланган. Анда алюминийдан эшләнгән савыт-саба, аерым алганда эремчек массасын бутаганда төзелеш миксеры өчен махсус “насадка”лы электр дреле кулланылган”, — диелә хәбәрдә.

Нәтиҗәдә, мәктәп директорына — 3 мең сум, ә белем бирү оешмасына 110 мең сум штраф салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X