Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәктәп укучыларын ашыгыч рәвештә дистантка күчергәннәр

Авылны бүреләр баскан...

Ханты-Манси автономияле округының Зеленоборск бистәсендә мәктәп укучыларын, авылны бүреләр басу сәбәпле, дистанцион укытуга күчерергә мәҗбүр булганнар. Бу хакта “Подъем” басмасы хәбәр итә.


Авыл халкы сүзләренә караганда, соңгы вакытта ерткычлар бистәгә хәтта көндез дә килә һәм этләргә һөҗүм итә башлаган. Балаларның хәвефсезлеге өчен борчылган ата-аналар аларны “удаленка”га күчерү турында гариза язган.


Үз чиратында, Ханты-Мансиның җир асты байлыкларыннан файдалану һәм табигый ресурслар департаментында хакимиятләрнең бүреләргә бәйле мәсьәләне җайга салуга керешүе турында белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев