Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматләр буенча, 26 марттан Актаныш мәктәпләрендә язгы каникуллары башланачак. Каникуллар 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп уйный аласың. Шушы ял вакыты чыннан да ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында...

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматләр буенча, 26 марттан Актаныш мәктәпләрендә язгы каникуллары башланачак. Каникуллар 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп уйный аласың. Шушы ял вакыты чыннан да ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.
Иң мөһиме - ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлы аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.
Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләренә ерактан ук белгертеп торачак.
Шушы гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлегегезне, гомерегезне саклап калырга булышыр.
Каникулыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев