Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МӨМКИНЛЕКНЕ КУЛДАН ЫЧКЫНДЫРМА: Бәйгедә катнаш!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендәге күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2017 нче елның 20 нче мартыннан 25 нче маена кадәр вакыт аралыгында "Казан, футбол, сәламәтлек!" темасына иң яхшы кричалкага (слоган) конкурс игълан итә. Конкурсның максаты Татарстан Республикасы халкының игътибарын сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт яшәү...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендәге күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2017 нче елның 20 нче мартыннан 25 нче маена кадәр вакыт аралыгында "Казан, футбол, сәламәтлек!" темасына иң яхшы кричалкага (слоган) конкурс игълан итә.
Конкурсның максаты Татарстан Республикасы халкының игътибарын сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән, шулай ук 7 нче апрельда узучы Бөтендөнья сәламәтлек көненә һәм 2017 нче елда Казанда узачак FIFA конфедерациясе Кубогы матчларына багышланган.
Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә үздырыла.
Кричалкага "Казан", "футбол", "сәламәтлек" сүзләре кергән булырга тиеш. Ул позитив мәгънәле булсын. Интернеттан алынган материаллар конкурска үткәрелми. Конкурста Татарстан Республикасында яшәүче гражданнар катнаша ала, яшь буенча чикләүләр куелмаган.
Конкурс башлану вакыты массакүләм матбугатта конкурс игълан итү турында мәгълүмәт басылып чыккан вакыттан исәпләнә, тик 20 нче марттан да соң түгел.
Тапшырылган материаллар катнашучының анкетасы белән бергә җибәрелергә тиеш. Анкетада автор турында мәгълүмат, шулай ук аның телефон номеры, e-mail адресы күрсәтелү шарт.
Конкурска нәтиҗәне кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендәге күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе боерыгы нигезендә расланган комиссия чыгара.
Конкурста катнашуны бәяләү ачык тавыш бирү һәм тавышны санау нигезендә бара. Конкурсның җиңүчесе дип тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп балл җыючы билгеләнәчәк.
Конкурска тапшырылган хезмәтләр (текстлар) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендәге күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе официаль сайтында урнаштырылачак.
Конкурска нәтиҗә 2017 нче елның 1 нче июнендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендәге күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе официаль сайтында, идарәнең социаль челтәре битләрендә һәм массакүләм матбугат чараларында ясалачак.
Конкурсның җиңүчеләре диплом һәм башка бүләккә ия була.
Конкурста катнашучының анкетасында күрсәтелергә тиешле мәгълүмат:
Конкурска тапшырыласы хезмәтләр түбәндәге электрон адреска kazankonkurs@mail.ru яки Казан шәһәре, Б. Красная урамы, 30 йортта, Идарәнең кабул итү бүлмәсендә, 2017 елның 25 маена кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев