Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"МОҢ КАЙТАВАЗЫ" ЛАЕКЛЫЛАРНЫ БИЛГЕЛӘДЕ: ГРАН-ПРИ иясе белән җитез әңгәмә

ГРАН-ПРИ иясе белән кыска гына әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез. 

26 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда узган “Моң кайтавазы” республикакүләм нәфис сүз фестиваленең иң зур бүләгенә һәм Актаныш районы хакимият башлыгы Э. Фәттаховның 5 мең сум күләмендә акчалата премиясенә Актанышның 1нче санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гөльяз Хәйретдинова лаек булды. 


ГРАН-ПРИ иясе белән кыска гына әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез. 

- Гөльяз, зур җиңүең белән тәбрик итәбез! Тик шулай да әйт әле, бәйгегә озак әзерләндеңме? 
- Рәхмәт! Бәйге турында ишетү белән әзерләнә башладым, шул 1 ай чамасы. Әнием белән киемнәр тектек. Укытучым Ленара апа Галиева белән сәхнә осталыгын шомарттык. 

- Син Эльвира Ибраһимованың яратып башкарган Галимҗан Гыйльмановның “Авылга хат” шигырен сөйләдең. Ник аны сайларга булдың? 
- Мин бу шигырьне Эльвира апа башкаруында күптәннән тыңлый идем, белә идем. Никтер йөрәккә үтеп керде ул. Күңелгә якын, бәлки шуңадыр!?

- Белүемчә, әлеге җиңү синең беренчесе түгел? 
- Әйе, Әлфия Авзалова фестивалендә катнашып 3 урынга ия булган идем, Тукай укуларында 1 нче урынны яуладым. Шулай ук Җәлил укуларына да видеоязманы җибәрдек. Нәтиҗәсен көтәбез, әлегә әйтеп булмый. “Алтын каләм”дә дә катнашу теләге бар. Бүгенге көндә “Иң шәп әйдаман” бәйгесенә әзерләнәм. 

- Ягъни, нинди бәйге бар – бөтенесенә дә катнашырга тырышасың? 
- Әйе, булдыра алганча. 

- Укуга комачау итмиме? 
- Юк, алар бик еш булып тормый бит. 

- Фестивальдә Гран-при иясе буларак яхшы гына күләмдә матди бүләккә дә ия булдың бит. Аны нишләтерсең икән? 
- Әлфия Авзалова фестивалендә дә шундый ук күләмдә акчалата бүләккә ия булган идем. Җыям әлегә. 

- Нәрсә алырга исәп? 
- Чын дөресен генә әйткәндә, үзем дә белмим. Бәлки бер кирәге чыгар әле. 

- Дусларың, сыйныфташларың бу җиңүне ничек кабул итте? 
- Бик күп шатлыклы хәбәрләр алдым. Һәрберсе диярлек котлады. Мин бик шат. 
- Рәхмәт Гөльяз, алдагы бәйгеләрдә дә һәм, әлбәттә инде, укуыңда зур уңышлар сиңа! 

- Рәхмәт! Сезгә дә шундый бәйге оештырганыгыз өчен ихластан рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар үзеңне шәхес буларак ачар өчен бик кирәк. Һәм шунысы мөхим – аларда һәркем катнаша ала. Рәхмәт сезгә! 

Хезмәттәшебез, 2 ел элек фаҗигале төстә  вафат булган Эльвира Ибраһимовага бер якты истәлек булыр дип, узган ел оештыручылар- “Агыйдел” әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Резида Храмова, танылып килгән яшь журналист Илгиз Шәкүров, сезнең колыгыз – мин  нигез салган “Моң кайтавазы” нәфис сүз бәйгесе быел республикакүләм фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелде. Биредә Казан, Арча, Биектау, Балтач, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Яшел Үзән һәм, әлбәттә,  Актаныштан, җәмгысе 200дән артык шигьрияткә гашыйк кеше катнашты. Иң кечесенә – 2, иң өлкән нәфис сүз остасына 61 яшь иде. 

6 сәгатькә сузылган “сүз алышуда” иң-иңнәр билгеләнде. Әмма, шуңа карамастан берәү дә шигьрият бәйрәменнән буш кул белән кайтып китмәде. Фестивальдә сәхнә тоткан һәркем катнашучы дипломына ия булды. Шулай ук иң күп укучыларны әзерләгән мөгаллимнәр дә аерым бүләкләнделәр. Ә җиңүчеләр, фестивальнең официаль иганәчесе, райондашыбыз Фәрит Салихов җитәкләгән “БлагоДарение” фонды һәм  эшмәкәр, татар җанлы, олы йөрәкле кеше Фәрид Мифтаховның “Болгар” хәйрия фонды әзерләгән бүләкләргә ия булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев